Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Изге юлның кыйммәтле еллары

Сигезенче сыйныф имтиханнарын гел 5 ле билгеләренә тапшырган Нуриянең шатлыгы авыл урамнарына сыймаслык иде. Мәктәп белән өй арасын очып диярлек кайтты ул. Җәйге кояш нурлары да кыздан калышырга теләмәгәндәй, аңа ияреп өй түренә үтте. Йортның һәр почмагына яктылык белән бергә сөенеч чаткылары сибелде. Керә-керешкә өстәл янында кайнашкан әнисенең куенына атылды Нурия. “Мин укытучы булачакмын, әни!”Алга әйдәгән хыялларның иге-чиге юк сыман. Тик җанга береккәне бер генә: укытучы булу! Күгәрчен урта мәктәбенең сигезенче сыйныфын тәмамлаган Нурия Мөхәммәтханованың Казан педагогия училищесына укырга керергә теләк белдерүен әти-әнисе, мәктәп коллективы, сыйныфташлары да шулай тиеш дип кабул иттеләр. Үз дигәненә ирешә торганнардан шул ул. Яхшы укыды, һәрчак уку алдынгысы булды. Шуңа да училищега укырга керүе дә кыенга туры килми аңа. Тырышып уку өстенә, бер генә җәмәгать эше дә аннан читтә калмый. Ташып торган энергияле кыз барысына да өлгерә һәм 1979 елда училищедан “5” ле билгеләреннән генә торган Диплом алып чыга.

Тәүге хезмәт юлын башлау, туган авылы Күгәрченгә кайтып мөгаллимәлек итү... Иң кадерле, җанга якын истәлекләрне сыйдырган еллар ул. Үзеңне укыткан укытучылар янәшәсендә тәҗрибә туплау, алар киңәшенә таянып эшләү–офыктагы хыялның янәдән чынга ашуына тиң.
–Мин ул вакытта бергә эшләгән һәрбер укытучыга рәхмәтлемен. Хезмәтемә туры юл күрсәттеләр, булыштылар. Марсилә апа Садыйкованың акыллы киңәшләре,  ярдәме педагогик эшчәнлегемдә аеруча зур булды,–дип олы ихтирам хисләре белән искә ала ул Күгәрчен мәктәбе укытучыларын.
Сөенеп тә, бераз дулкынланып та башланган дәресләр бераздан аны да, укучыларны да фәннең тылсымлы дөньясына бөтереп алып керә. Күңел биреп башкарган хезмәт белән генә башкаларны үз артыңнан ияртә аласың шул. Ул алып бара торган химия-биология дәресләрен дә укучылар көтеп алалар. Үз фәненә генә түгел, мәктәпкә, тирә-юнь табигатькә карата да ачык карашлы мәхәббәт тәрбияли мөгаллимә.
–Резидә Миниязова, Гөлнур Шаһиева, Алмаз Садыйков, Әнисә Әүхәдиева, Илфат Иминов, Раиф Садыйков кебек укучыларым классны әйдәп баручылардан иде. Әле дә сагынам үзләрен, яхшы укыдылар, уку һәм тәрбия ягыннан да үрнәк булдылар, класстан тыш нинди генә чаралар уздырсак та матур итеп оештыра беләләр иде,–ди Нурия Бәйрамхан кызы ул чакларны күңелендә яңартып.
Инде ул еллардан соң 35 ел вакыт узган. 1981 елда Күгәрчен егете Рәкыйп Шәкүров белән никахлашып гаилә корганнан соң Балык бистәсенә күченә алар. Һәм бүгенгәчә яраткан хезмәтендә мөгаллимә. Еллар агышы шәхси тормышына үзгәрешләр кертсә дә күңел халәте әле дә элеккечә аның. Укучыларын яратып яши, аларга аң-белем иңдерә, укуга карата кызыксындыру уята белә. Балык бистәсе икенче мәктәбендә башлангыч сыйныфларны  укыта башлаганына да дистәләрчә еллар. Чыгарылышлары да дистә саннар белән исәпләнә. Һәркайсында сагынып искә алырлык татлы хатирә, истәлек саклана. Бүгенге көндә Нурия Шәкүрова җитәкләгән 3 сыйныф укучылары да тәртипле, белемле булулары белән макталалар. Сыйныфта 18 укучының бишесе уку алдынгысы, 5 легә генә укыйлар, калганнары да сынатмыйлар. Укучыларның яхшы өлгереше, тәрбияле булулары укытучының горурлыгы инде ул. Укытуда исә мөгаллимәнең еллар белән тупланган тәҗрибәсе бар.
–Мин сыйныфта йомшак укучыларга күбрәк игътибар бирергә тырышам, алар белән тиешеннән дә артыграк эшлим. Чөнки яхшы укучыга аз гына этәргеч бирсәң дә ул тиз алдырып китә. Ә укуда өлгермәүчеләргә аларга тигезләшүе бик авыр,–ди ул.
Әйе, үзенә өмет белән төбәлгән күзләрнең ышанычын аклау өчен никадәр акыл көче, түземлек таләп иткәнен укытучы үзе генә аңлый. Киләчәктә һәрбер укучысының да Кеше дигән бөек исемгә лаек булуларын тели ул. Тормышта бергәләп салган эзнең югалмасына да иманы камил. 
 
                              Фәрвәз Каюмова.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net