Мәктәп укучылары футбол уйный
Мәгариф идарәсе оештырган әлеге уенда авыл мәктәпләренең X-XI сыйныф укучылары катнашты. Нәтиҗәдә, беренче урынны – Тимәш, икенче урынны – Шөгер, өченче урынны – Яңа Сережкино мәктәбе командалары яулады. Җиңүчеләргә кубок, диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.