Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


ГАДЕЛ ЯШӘ, РӘХӘТЕ КҮП БУЛЫР

Татарстанда 2015-2020 елларга исәпләнгән коррупциягә каршы көрәш сәясәтен алып бару программасын тормышка ашыру кысаларында ел саен мониторинг уздырыла. Бу гамәл дәүләт органнарында яки аның икътисадында коррупциянең гомуми дәрәҗәсен билгеләргә, аның “кайнар нокта”ларын ачыкларга ярдәм итә. Мониторинг шулай ук республикада коррупциягә каршы  алып барылган көрәш чараларының нәтиҗәләрен бәяләүне, кирәк икән, аңа дөрес юнәлеш бирүне, төзәтмәләр кертүне ришвәтчелек кебек афәтнең үзгәреп тора торган шартларга яраклашуына юл куймауны да максат итә. Узган атнада Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының конференцияләр залында быелның беренче яртыеллыгында коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуы булды. Аны ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алекс Панкратов алып барды.


Алымсак түрә күзеңә карар

ТР социаль-икътисади мониторинг комитеты рәисе урынбасары Ольга Семенова журналистларга бәян иткәнчә, быелның беренче яртыеллыгында дәүләт хакимияте органнарына коррупция очраклары һәм хезмәт урыныннан явыз нияттә файдалану турында нибары 45 мөрәҗәгать булган. Бу исә алдагы елгы саннар белән чагыштырганда, 2 тапкырга кимрәк икән. Рәис урынбасары шулай ук үз мәсьәләләрен ниндидер сәбәпләр аркасында урыннарда хәл итә алмаган кешеләрнең югарырак урыннарга, республика органнарына ешрак мөрәҗәгать итә башлавын да белдерде.

Быелның  6 аенда ТР Президенты аппаратына 5 министрлык һәм ведомствоның хезмәт урыннарындагы кешеләренә карата 7 шикаять булган.

Мониторинг саннары буенча, гражданнарның коррупциягә каршы чараларда активлык күрсәтүенә һәм җирле хакимият тарафыннан мөрәҗәгатьләрнең канәгатьләндерелүе мәсьәләсенә килгәндә, шактый кызыклы нәтиҗәләр ясарга мөмкин икән. Әйтик, Бөгелмә районындагы сораштыруда катнашучыларның барысы да “коррупция бик нык артты” дип белдергән. Ә респондентларның якынча 80 проценты  җирле хакимият эшчәнлеген, канәгатьләнерлек түгел, дип бәяләгән. Бу җәһәттән караганда, Казан шәһәре 2 нче, Яшел Үзән районы 3 нче урында икән.

“Күп кенә кешеләр безгә, имештер, коррупциягә кереп бата барабыз, хакимиятнең барлык тармаклары да шуңа дучар ителгән, дип әйтә. Шул ук вакытта теге яки бу чиновникка карата тәгаен мөрәҗәгатьләр юк диярлек. Ярты елда дәүләт хакимияте органнарына 45 кеше генә мөрәҗәгать  иткән. Бу безне бик борчый. Ә коррупция белән көрәшергә кирәк”, - диде ТР Президентының коррупциягә каршы  сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алекс  Панкратов. Ул бу уңайдан хакимиятнең җитәкче органнарында тикшерү үткәрү өчен сәяси партияләрнең,  иҗтимагый оешмаларның, хокук саклау һәм күзәтүдә тоту органнарының, көндәлек матбугат чараларының төпле мөрәҗәгатьләре нигез була алуын әйтте. “Соңгы 6 айда андый мөрәҗәгатьләрнең кергәне юк диярлек”, - диде А.Панкратов. 

Мониторинг  комитеты рәисе урынбасары О.Семенова матбугат очрашуында Татарстан Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларны да китерде. Быелның беренче яртыеллыгында коррупциягә кагылышлы 403 җинаять ачыкланган. Аларның 108 очрагы хезмәт урынында ялган документлар белән эш итү, 137се ришвәтчелек, 89ы хезмәт  урыныннан явыз нияттә файдалану, 54е хезмәт вазифаларын башкарганда арттырып җибәрүдән гыйбарәт икән. Татарстанда җитәкчеләр кылган җинаятьләрне ачыклау буенча Питрәч, Тукай, Балык Бистәсе районнары әйдәп бара.  Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча республикада 2014 елның 6 аенда коррупциячел җинаять кылган өчен 135 кеше җинаять  җаваплылыгына тартылган. Алар арасында республиканың 8 министрлыгы һәм ведомствосы хезмәткәрләре дә бар. 12се - 5 федераль органның Татарстандагы җирле хакимияте хезмәткәрләре.  Моннан тыш,  12 районда муниципаль хезмәткәрләрне җинаять җаваплылыгына тарту очрагы теркәлгән. О.Семенова,  ТР суд департаменты идарәсе мәгълүматлары буенча, быелның 6 аенда коррупциягә кагылышлы 102 эш каралуын да искәртте. 112 кешегә хөкем карары чыгарылган. "ТР прокуратурасы биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада 1052 муниципаль хезмәт турындагы законны бозу очрагы ачыкланган.  Аларның иң күбесе - 50дән артыгы  Сарман, Минзәлә, Зәй, Нурлат һәм Әгерҗе районнарында теркәлгән", - диде О.Семенова.

Чирнең сәбәбен бетерү кирәк

ТР  Президентының коррупциягә каршы  сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге баш киңәшчесе Иван Гущин мониторингның, нигездә, көнкүреш тармагын колачлавын әйтә. “Президентыбыз билгеләп үткәнчә, халыкның коррупциягә каршы түзеп тормаучанлык культурасын күтәрергә, бу афәткә юл ачучы сәбәпләрне бетерергә кирәк”, - ди ул. Ул бу уңайдан республика җитәкчелегенең 2011 елда мониторинг нәтиҗәләре буенча электрон чиратлар булдыру турындагы карары кабул ителүен искә төшерде. “Хәзер балалар бакчаларына чиратка басучыларның да һәм мәктәпкәчә балалар оешмаларына йөрүчеләрнең дә бердәм электрон базасы булдырылды. Әлбәттә, кеше факторы  барыбер кала. Шуңа күрә дә Элемтә һәм мәгълүматлаштыру, Мәгариф һәм фән министрлыклары вәкилләре кергән эшче төркем оештырылды. Алар бу төр муниципаль хезмәт күрсәтүгә  мониторинг уздыра. Эшче төркем 2011-2014 елларда 34 районда 8 мәктәпкәчә оешмада булды инде. Техник мәсьәләләргә һәм оештыруга кагылышлы 905 гаеп табылган.

Шулай ук 2012 елның урталарында ТР Президенты фәрманы белән экспертлар төркеме комиссиясе эшли башлаган.  “Алар муниципаль районнарда һәм дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында коррупция  сәбәпләрен анализлау белән шөгыльләнә”, - ди Иван Гущин. 2014 елда мондый мониторинг Тукай, Зәй районнарында, Чаллыда, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында үткәрелгән. “Бу уңайдан  Чаллыда идарә, кадрлар үзгәрешләре булуын барыгыз да белә булыр”, - диде  И.Гущин. Ул бу уңайдан Зәй муниципаль районында үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләренә тукталып үтте. Зәй җир, милек мөнәсәбәтләр палатасы 2010 –2014 елларда муниципаль милекне сату буенча 28 аукцион үткәргән. Нәтиҗәдә бюджетка 2,4 миллион сумнан артык акча кергән. Шул ук вакытта 3 ел дәвамында сату нәтиҗәләре буенча өстәмә  керем беренчел бәянең 8,3 процентын гына, башкача әйтсәк,  200 мең генә тәшкил иткән.  “Алай гына да түгел, соңгы елларда сатуның нәтиҗәлелеге берничә тапкыр кимегән”, - диде баш киңәшче. Эксперт төркеме комиссиясе, нәтиҗәлелекнең кимүе көндәшлекнең булмавы белән аңлатыла, дигән фикергә килгән. Җир кишәрлекләрен арендага бирүдә дә нәтиҗәсезлек ачыкланган. Әйтик, районда мониторинг үткәргән вакытта гомуми мәйданы 12 гектар җирне арендалауга меңнән артык килешү төзелгән булган. Бер сутый җир, уртача алганда, 23 сумнан арендаланган. Шуңа бәрабәр рәвештә 4 ел дәвамында арендадан кергән акча 93 мең сум тирәсе генә булган.

Ризасызлыгыңны белдер

ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алекс Панкратов дәүләт сатып алулары,  бюджет акчасын бүлү тармагы – коррупция җәһәтеннән  иң авырткан урыннар булып калуын искәртте. “Коррупция мәсьәләсе   шактый җитди тора. Биредә сүз хезмәт урыныннан файдалану турында да,  бюджет акчаларын урлау һәм аларны акылсыз туздыру турында да бара. Коррупция, бу яктан караганда, аеруча катлаулы, аның иҗтимагый куркынычы да зуррак. Бюджет акчалары булган урында аны үзләштерү коткысы уяна. Әмма хәзер урлау бик катлауланды. Чөнки акчаларның нәрсәгә тотылуын күзәтүче органнар арта бара. Соңгы вакытта җир мөнәсәбәтләре иң четерекле тармак булып кала.  Нәкъ менә шушы өлкәдә коррупция гамәлләре кылынуы ачыклана”, - диде ул.

Матбугат очрашуында Ольга Семенова социологик сораштыруларда катнашучыларның 60 проценты, коррупциягә каршы көрәшүнең иң нәтиҗәле юлы дип, законнарны кырысландыру кирәклеген әйтүен искәртте. “Шуңа күрә коррупциягә каршы эш алып барганда ришвәтчелек фактларын гына ачыклап калмыйча, эшне соңгы инстанциягә кадәр җиткерергә кирәк”, - диде ул.

Ә Алекс Панкратов республика җитәкчелеге кушуы буенча “Халык контроле” (uslugi tatarstan.ru) порталында  ришвәтчелек турында шикаятьләр һәм хәбәрләр өчен  махсус бүлек булдырылачагын да хәбәр итте.

Сөембикә КАШАПОВА.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net