Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


ТАТАР ГИМНАЗИЯЛӘРЕ: ИСЕМНӘРЕ ҺӘМ ҖИСЕМНӘРЕ

Яңа уку елының беренче ае үтеп бара. Ана телебездә белем бирүдә алгы сафта баручы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе яңа уку елын “Милли мәгариф үзәге” буларак башлап җибәрде. Гимназиянең җисеме шул ук булып калды – 1 нче сыйныфтан башлап 11нчегә кадәр барлык фәннәр дә татар телендә укытыла. Белем йортының йөз-кыяфәте тагын да күркәмләнде, бинаның эчке өлеше һәм  тышкы ягы яхшылап сипләнде: спорт залы,  ашханә, актлар залы яңартылды, мәктәп тирәсенә өр-яңа коймалар коелды, ишегалды тәртипкә китерелеп, спорт мәйданчыгы ясалды. Гимназиянең эче дә, тышы да ялт итеп тора. Балаларга эстетик тәрбия һәм әхлак тәрбиясе бирү өчен монда барысы да эшләнә. Укытучыларның сүзенә караганда,  ашханәне затлы кафе кебек җиһазлагач, балалар үзләрен тынычрак та, әдәплерәк тә тота башлаган. Ике бинаны тоташтыручы җылы коридорда исә чып-чын картиналар күргәзмәсе урын алган: рәссам Рөстәм Хуҗин эшләреннән торган “Идел-Җаек арасы” дип аталган экспозиция һичкемне битараф калдырмый. Гимназиядә мондый күчмә күргәзмәләр даими алышынып тора. 

Бу уку елында да татарча көрәш секциясе үз эшен дәвам итәчәк. Гимназия эчендә татар музыка мәктәбе эшли, балалар аеруча курайда уйнарга ярата, Әхмәт абыйлары җитәкчелегендә балаларның бик көчле курай ансамбле дә эшләп тора. Бию студиясе дә күп еллардан бирле эшли. Гимназиянең тагын бер үзенчәлеге – 5 нче сыйныфтан башлап гарәп теле укытыла.

Казанның 2 нче татар гимназиясе барлык татар мәктәпләре өчен һәм укыту дәрәҗәсе, һәм  милли рух тәрбияләүче һәртөрле чаралар үткәрү җәһәтеннән үрнәк булып тора. Бу көннәрдә барлык сыйныфлар да татар халык җырлары фестиваленә әзерләнеп ята. 17 октябрьдә сайлап алу туры үтәчәк икән, игъланда “башкару осталыгы, артистлык сәләте,  тышкы зәвекъ, костюмнар, җыр сүзләрен белү исәпкә алыначак” дип язып куелган.

2 нче татар гимназиясендә кунакларның өзелгәне юк. Менә тагын кунак көтәләр: шушы көннәрдә Финляндиядән балалар төркеме килеп төшәчәк. Милләттәшләребез атна-ун көн буе гимназиядә ана телебезне, милли музыка сәнгатебезне, татар биюләрен өйрәнәчәк, яшьтәшләре белән аралашачак. Директор Камәрия ханым Хәмидуллина әйтүенчә, киләчәктә дә тел өйрәнүче мондый төркемнәр килеп торачак, гимназия укучыларын да чит илләргә җибәрү перспективасы карала.

Милли уку йортларыбызның тагын берсе булган 18 нче татар гимназиясенең дә хәлләрен белештек. Кол Гали урамында урнашкан әлеге гимназиянең төп проблемасы – адәм рәтле бинасы булмау. Уку йортының бер өлеше иске балалар бакчасы бинасына урнашкан, икенче өлеше 142 нче мәктәпнең өченче катына сыенган. Әлбәттә, ике бина арасында йөреп уку замана таләпләренә җавап бирә алмый. Шундый уңайсыз шартларда эшләп тә, гимназия Русия Президентының мәгариф өлкәсендәге грантын отуга, К.Насыйри исемендәге республика бүләген яулауга ирешә. Мәктәп директоры Равил әфәнде Садыйков сүзләренә караганда, бина мәсьәләсе өлешчә хәл ителгән – балалар бакчасына янкорма төзергә карар чыгарылган. Ләкин безгә билгеле булганча, балалар бакчасы үзе үк иске бина һәм аның нигезе тузган,  ничек итеп чираттагы экспертиза тузып беткән бинаны яраклы дип карар чыгара алган икән, монысы гаҗәп. Директор әфәнде: “Гимназия бинасы  төзер өчен шәһәр эчендә җир юк дип әйттеләр”, - диде. Сәүдә үзәкләре төзер өчен җир бар, ә татар гимназиясе өчен – юк, димәк?..

18 нче татар гимназиясенең һәм бина, һәм җисемен саклап калу мәсьәләсендә кыенлыклары бар. Билгеле, БДИны урысча бирүдән курыккан ата-аналар балаларын татарча укытырга атлыгып тормый. Ләкин бу уку-укыту эшен урысчага күчереп бетерүгә сәбәп була алмый. Аңлавымча, 18 нче гимназиядә башлангыч һәм кече сыйныфларда гына ана телендә укыталар, урта һәм югары сыйныфларда исә барлык дәреслекләр урыс телендә. Эш дәфтәрләренә күз салырга иренмәдек:  бар эш урысча алып барыла. Татар гимназиясе булгач, ул ана телен өйрәтүне генә күздә тотмыйча, барлык фәннәрне ана телендә өйрәтүне тормышка ашырырга тиеш ләбаса. Шушы кыйблага үз эшчәнлекләрен турылау 18 нче гимназиядән һәм шәһәребездәге башка “татар” исемен йөрткән уку йортларыннан да таләп ителә. 

Эльмира СИРАҖИ.

.Казанның 2 нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net