Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Дача амнистиясенә сигез ел

Беренче сентябрьдә "дача амнистиясе" турындагы законның эшләп китүенә сигез ел тулды. Ул гражданнарның күп кенә объектларга хокукларын рәсмиләштерүне ансатлаштырды. Беренче карашка шушы чорда "дача амнистиясе" турында бик күп мәкаләләр язылды, хисапсыз аңлатмалар бирелде, әмма, тормыш күрсәткәнчә, гражданнарның әледән-әле сораулары туып тора.
Исегезгә төшерәбез: "дача амнистиясе", ягъни гадиләштерелгән тәртип буенча шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнү, дача хуҗалыгы, шәхси торак яисә шәхси гараж төзү өчен җир кишәрлекләре (2001 елның 30 октябренә, ягъни РФ Җир кодексы гамәлгә кергәнче бирелгән) һәм аларда төзелгән шәхси торак йортлар, дача, гараж һәм башка күчемсез объектларга милек хокукын теркәп була.
Соңгы вакытларда еш кына "дача амнистиясенең" бетүе турында сорыйлар. Бу уңайдан шуны искәртик: 2015 елның 1 мартына торак йортларга гадиләштерелгән тәртиптә милек хокукын теркәү вакыты тәмамлана. Бу көнгә кадәр мондый объектларга хокукны дәүләт теркәве өчен (җиргә хокук теркәлгән булу шарты белән) бары өйне кадастр исәбенә куярга, хокукны теркәү хакында гариза тапшырырга һәм 200 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләргә кирәк. Моның барысын да берьюлы эшләп була. Ә 2015 елның 1 мартыннан соң объектны куллануга тапшыруга рөхсәт таләп ителәчәк. Калган барлык күчемсез объектларга "дача аминистиясе" вакыты чикләнмәгән.
Шулай ук муниципаль берәмлек башкарма комитетына әлеге җир кишәрлеген сатып алу турында мөрәҗәгать итмичә генә  сатып алынган яисә мирас итеп алынган шәхси йорт биләгән җиргә милек хокукын гадиләштерелгән тәртиптә ничек теркәргә икән дигән сораулар да керә. Мондый очракларда торак йортны сатучыдан җир кишәрлегенә документларны (дәүләт акты, җиргә хокук турында таныклык, җир кишәрлеген 2001 елның 30 октябренә кадәр бүлеп бирү турында карар) сорап алырга яисә хуҗа үлгән булса, аннан калган кәгазьләр арасыннан эзләргә киңәш итәбез. Аларның кем исемендә булуы мөһим түгел. Хокукны теркәү өчен торак йортның теләсә кайсы элеккеге хуҗасына җир бирү турындагы  документ кирәк һәм җитә. Әгәр документлар табылмаса, ТР Милли архивына яисә Татарстан муниципаль районнары башкарма комитетларының архив бүлекләренә мөрәҗәгать итегез. Әгәр инде барлык мөмкин булган чыганаклардан соратып та җир кишәрлеге бирелү турында бернинди "иске" документлар табылмаса, кызганычка каршы, җирне "дача амнистиясе" буенча теркәп булмаячак. Димәк, башкарма комитетка җир кишәрелегенә хокукны  РФ Җир кодексының 36 нчы статьясында каралган тәртиптә алу турында мөрәҗәгать итәсе була.
Һәм, ниһаять, бакча һәм дача җир кишәрлекләрендә төзелгән өйләргә дәүләт теркәве турындагы мәсьәлә. Ул бик актуаль, чөнки соңгы вакытларда мондый җирләрдә даими яшәү өчен өйләр төзи башладылар. Мондый өйләргә хокукны теркәү өчен гариза бирүче Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2009 ел, 3 ноябрьдә басылган 447 нче  боерыгы  белән  расланган формада үзлектән декларация тутырып тапшыра. Объектның барлык характеристикалары гариза тапшыручы теләгәнчә күрсәтелә. "Вид (название) объекта" дигән графада "Дом" объекты, әгәр ул бакчачылык, дача хуҗалыгы өчен бирелгән җирдә төзелгән булса, "V" тамгасы куела. "Назначение" графасында өйнең даими яисә вакытлыча яшәү өчен төзелгәнлегенә карап "торак" яки "торак булмаган" дип языла.
Шулай итеп, декларацияне тиешенчә тутырып, гариза бирүче хокукын дәүләт теркәве хакында таныклык ала. Әйтергә кирәк, мондый өйләргә прописканы теркәү мөмкинлеге турында еш бирелә торган сорауларга "Росреестр" идарәсе җавап бирә алмый. Мондый сораулар белән Федераль миграция хезмәте идарәсенең территориаль органына мөрәҗәгать итәргә була.
 
Белешмә өчен: Татарстан Республикасы территориясендә 8 елда гадиләштерелгән тәртиптә 652763 милек хокукы теркәлде. Аларның 374042 се җир кишәрлегенә, 195998 е – шәхси торак төзелешенә, шул исәптән төзелеп бетмәгәннәренә һәм 82723 е башка объектларга милек хокукы. 

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net