Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Хөрмәт итәргә өйрәтик

Сентябрьдә экстремизм һәм террорчылыкка каршы айлык үткәрелү очраклы түгел. Моннан 10 ел элек Бесланда булган фаҗига хәтерләрдән һич җуелмый. Яңа уку елы башларга дип сөенешеп мәктәпкә җыелган балалар, аларның әти-әниләре, укытучылары террорчылар корбанына әйләнде. Кызганыч, әмма аңа кадәр дә, аннан соң да тормышыбызда террорчылык актлары шактый теркәлде инде.
Терроризмның нигезендә яткан экстремизмны ничек кисәтергә, кешеләрдә башка милләт вәкилләренә, башка дин тотучыларга карата аңлау, түземле мөнәсәбәтне ничек булдырырга соң? Бу турыда укучыларыбыз нәрсә уйлый?
 
Марат Гыйбадуллин, Яңа Үргәгар авыл җирлеге башлыгы:
–Заманы да, тормышыбыз да  бик нык үзгәрде шул, барыбыз да күп белә, мәгълүматны төрле чыганактан ала. Һәркемнең үз фикере. Әмма шунысы сөендерә: авыл халкына хас булган ачык күңеллелек, ярдәмчеллек, күршене хөрмәт итү кебек хисләр саклана әле. Безнең авыл район үзәгенә якын, шуңадыр, Үргәгарга кайтып урнашырга теләүчеләр һәрчак табылып тора. Авыл халкы аларны ачык йөз белән каршылый, тормышларын җайга салырга булыша. Һәм килүчеләр дә мондый мөнәсәбәткә тиешенчә җавап бирәләр – тиз дуслашып китәләр, авыл тормышына катнашалар…
Шулай да авылга килгән-киткән кешегә күз-колак булып торабыз, чөнки бүгенге шартларда уяулык та бик кирәк бит.
 
Ирек хәзрәт Сәлахиев, Карга авылы имамы:
–Менә алты ел инде авылда дин сабаклары укытам, балалар, яшьләр белән дә, олылар белән дә аралашып торам. Дәресләремдә дөньяви хәлләр турында да сөйлим, кешеләрнең төрлесе бар, кемдер әйбәт ният белән йөри, ә кемдер начар гамәлләр кылу турында уйлана, дип аңлатам. Бигрәк тә балаларны кисәтәм: таныш түгел кешеләр күрсәгез, олыларга әйтегез, аларга иярмәгез, сүзләрен тыңламагыз, аңламаганны читләрдән түгел, миннән, әти-әниегездән сорагыз, дим.
Мәчетебездә гаетләрдә бик күп кеше җыела, кунаклар, юлаучылар, бөтенләй таныш булмаган кешеләр килә. Андый вакытта аеруча сак булырга тырышабыз. Аллаһ йортына килүчеләр өчен җаваплыгыбызны аңлап, видеокүзәтү камерасы да куйдык. Вәгазьләремдә (ә аларны мкирофон аша, бөтен авыл ишетелерлек итеп сөйлим) үзара хөрмәтләшү, аңлашып яшәү, татулык турында әйтергә онытмыйм. Аллаһы Тәгалә террорчылык, экстремизм ише фаҗигаләрдән сакласын, тыныч, имин яшәсәк иде.
 
Гөлнур Ибәтова, Яңа Салман мәктәбе укытучысы:
Бездә рус һәм татар балалары, "Каенкай" приютында тәрбияләнүче малайлар һәм кызлар укый. Укучыларыбызны кечкенәдән үк башка милләтле яшьтәшләре белән дус булырга, бер-берсен кимсетмәскә өйрәтәбез. Әйтергә кирәк, безнең мәктәптә бик әйбәт мөнәсәбәтләр яшәп килә, балалар үзара тату, "Каенкай"дан килүчеләрне дә читкә  тибәрмиләр, үз араларына алалар, кайгырталар хәтта. Димәк, укучыларыбызның күңелләрендә толерантлык билгеләре инде бар, аларны алга таба үстерергә генә кирәк. Без укытучылардан дөрес юнәлеш бирә белү сорала. Балаларга диннәр турында сөйләгәндә аларның тигезлегенә, һәркемнең намус ирегенә ия булуына басым ясыйбыз. Ышанып әйтәм, бүген дус, тату булып, бергә уйнап үскән укучыларыбыз киләчәктә дә башкаларга карата ихтирамлы мөнәсәбәтне югалтмаслар.
 
Владимир Кузнецов, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты директоры:
–Нәкъ менә шул турыда җыелыш үткәргән вакытка туры килдегез. Үзебездә яшәүчеләргә экстремизм, терроризм турында аңлатабыз, сак булырга, безгә килгән ят кешеләргә игътибар итәргә кирәк, дип сөйлибез. Өлкәннәр бит алар самими, теләсә кемнең җылы сүзенә ышанучан. Безнең бурыч – аларның иминлеген тәэмин итү.
Уйлап куям да, аптырыйм – нинди заманда яшибез? Юхмачыда бит татары да, русы да гомер дус яшәделәр. Мин үзем татарча, чуашча да рәхәтләнеп сөйләшә алам. Әтием механик иде, Түбән һәм Югары Әлморзада да эшләде, татарларны хөрмәт итә, уңган халык дип мактый иде. Мин ышанам: бернинди экстремизм да безнең халыклар арасына дошманлык казыгы кага, дуслыгыбызны какшата алмас.


Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net