Лениногорск суды вәкилләре - республика конкурсы җиңүчеләре
Һәр чыгыш та яхшы әзерләнеп, жюриггә бәяләү авыргарак туры килгәндер. Нәтиҗәдә, Лениногорск шәһәр суды командасының иң яхшы номерлары – рус биюен башкарган В. Титенкова, Н.Анисимова, И. Әхмәтова, А. Вилданова, О. Сотникова, С. Латыпова һәм оригинал жанрда Г. Рау аерылып торды. Шулай итеп: командалар буенча, беренче урында Лениногорск һәм Азнакай шәһәр суды командалары, икенчедә - Бөгелмә суды, өченчедә Сарман суды командасы. Җиңүчеләр диплом белән бүләкләнде.