Урманчыларга - автомобиль
Бу көнне республиканың барлык урман хуҗалыгы җитәкчеләре бергә җыелып, үзләренең уңышлары һәм проблемалары турында фикер алышкан. Президент яңа министр – Алмас Нәзиров белән таныштырган. Очрашу ахырында аларның бөтенесенә “Нива” автомобиле ачкычы тапшырылган.