Йорт та, мунча да янган
Янгын 128 квадрат метр мәйданда чыгып, аның нәтиҗәсендә йорт та, мунча да, ике сарай да тулысынча янып бетә. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе – электр җиһазларын монтажлаганда, кагыйдәләрне бозу, дип хәбәр итә янгын сүндерү бүлеге инспекторлары.