Әлмәт пенсионерларына “Оазис” бәйрәм бүләге әзерләгән
![Әлмәт пенсионерларына “Оазис” бәйрәм бүләге әзерләгән](http://www.almet-rt.ru//media/k2/items/cache/bd0f5d7ffbf5d31a86407d476d2078bd_S.jpg)
1 октябрь - Өлкәннәр көне. Әлмәттә бу уңайдан байтак чара каралган.
“Оазис” Сәламәтлек комбинаты да өлкәннәрне сөендерергә уйлаган. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан биредә 1 октябрьдән 4 октябрьгә кадәр бушлай сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәтелә. “Оазис” Гафиятуллин урамындагы 50 нче йортта урнашкан. Эш сәгатьләре 9 дан 22 сәгатькә кадәр.