Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Гаепсезләр газап чигә

Украинаның ике ут арасында калган Донецк өлкәсендә минем дә якын кешем бар: барлык ир-атлары диярлек җир астыннан күмер чыгаручылар булган Шахтерск шәһәрендә туганнан туган сеңелем Люция яши.
 
 
…Без әле кечкенә чакта әти-әни белән самолетта очып Украинага кунакка барган идек. Армия хезмәтен шунда үткәндә Мәйсәрә исемле бик матур бер кызга өйләнеп әнинең энесе Әнвәр абый Шахтерлар бистәсендә үз йорты белән яши иде. Хәтеремдә ул сәфәребездән әллә ни калмаган инде, Әнвәр абыйның озын баскыч куеп татлы чия агачына үрмәләгәнен, карасу-кызыл, бик тә сусыл җимешләр алып төшеп, безне сыйлаганын гына һич онытмыйм.
Еллар үтте, без үстек, олыгайдык, әти-әниләр якты дөнья белән хушлашты. Ерактагы туганнар белән күп еллар аралашмадык. Әмма тормышыбызда интернет барлыкка килгәч, Люцияне эзләп таптым мин. Сирәк булса да, хәлләрне белешеп яшәгәндә, Украинада тынычлык бетеп китте. Бу елның язы һәм җәе туганнарны кайгыртып үтте.
Люциянең социаль челтәрдәге хәбәрләрендә шөбһә-хәвеф гыйнвар аенда, Киевта Мәйдан "кайный" башлагач сизелде. "Бик кайгырабыз. Ерак та төсле, әмма кайтавазы килеп ирешә. Күршенең кияве Мәйданда, булачак милиционер, курсант кына әле. Ике як та кызганыч, чөнки гаепсезләр зыян күрә. Тыныч юл белән хәл итәрләр дип өметләнәбез",–дип язды ул ел башында.
Советлар Союзындагы иң бай өлкәләрнең берсе булган Донецк үзгәреш елларында бөтенләй бөлгенлеккә төшә, күрәмсең. Бу халыкның көнкүрешендә чагыла. "Кыш 19 гыйнварда башланды, күпчелек районнар кар астында, юлларны чистартучы юк. Шуннан аңлашыла инде нинди илдә яшәгәнең. Хәерчелек",–дип куйды Люция.
Бусы бернәрсә түгел икәнне бер айдан ук тойдылар туганнар. Чираттагы хатында сеңелем болай дип язды: "Бездә шулкадәр куркыныч! Кешеләрне үтерәләр, моның өчен беркем җавап бирми. Банкларда акча бирмиләр. Кызым елый, бала акчаларын салып барган иде, хәзер шуларны ала алмый". «Кырым өчен кайгырдык. Хәзер исә телевизордан анда яшәүчеләрнең шатлануын күрсәтәләр. Бәлки, яхшыгадыр, вакыт күрсәтер. Сугыш кына булмасын". "Бәяләр котырып үсә, референдум үткәрергә җыеналар. Алга таба ни булыр, белмибез. Шәһәрдә әлегә тыныч. Мондый тормыш килер дип беркайчан уйламадык",–- дигән хәбәрләрне Люциядән февраль-май айларында алдым.
Ә җәй җиткәч, шахтерлар шәһәренә дә килеп җитте сугыш. "Милицияне утка тоттылар, шуннан узып баручы бер хатынны үтергәннәр. Юлларда хәрбиләр, пушка, танклар... Куркыта. Бездә икенче Славянск ясарга җыеналар, дип сөйлиләр. Кешеләр арыды. Шәһәр  акрынлап бушый". "Күңел тыныч түгел, иртәдән күк күкри, дисәк,  Саур Могила янында сугыш бара икән. Шәһәребез белән куркабыз". "Бөтенесе шәһәрдән кача, шәһәр бушый. Безнең качар урыныбыз юк. Туганыбыз балалары белән Казанга китеп өлгерде. Кичә самолет бәреп төшерделәр, бөтен шәһәр дер селкенеп куйды". "Су килгәнне көтеп утырам. Аны көн аралаш кичен бер сәгать биреп алалар. Сиңа хат язам, үзем елыйм. Ирем каядыр күчеп китүне уйларга да теләми",– дигән хатларны июльдә көнаралаш алып тордым. Бездә җәй, рәхәт, тыныч, һәр көн үзенчә матур, сеңелем шәһәрендә атыш, үтереш, шартлаулар. Куркудан акылларын җуяр дәрәҗәгә җиткән кешеләр кая качарга белми. Өйләр җимерелә, балалар хатын-кызлар үлә...
Август аенда Люция дә түзмәде, ире, ике кызы, кияве, оныгы белән Бердянск шәһәренә күченде. Монда ике атна качып яткач, абыйсы Ирек белән хәбәрләшеп, Киевка киттеләр. Анда әйбәт, тыныч, әмма тормыш күтәреп булмаслык кыйммәт булып чыкты. Шуның өстенә туган шәһәрләре сагындыра, өйләренең язмышы борчый. Август ахырында, кызларын Мариуполь тирәсендәге авылда яшәүче кодаларында калдырып, алар Шахтерскига кире кайттылар. "Шәһәребезне карап йөрдем. Безнең кечкенә матур шәһәребезне нәрсәгә әйләндергәннәр! Күпме кешене үтергәннәр, өйләрне җимергәннәр! Энем Наилнең хатыны балалары белән бер атна подвалда утырганнар. Өйләренең стеналары да калмаган! Донецк буш, кешеләр качып беткән, шәһәрләр өрәкләр кебек. Күпләрнең кире кайтасы килә. Качак – нинди куркыныч сүз!",– дип язды сеңелем сентябрьнең беренче көннәрендә.
Ә аннары Украинаның көньяк-көнчыгышында вакытлыча тынычлык урнашты. 6 сентябрьдә сеңелем болай дип язды: "Бүгенге төн тыныч үтте, әмма барыбер йоклап булмады. Колаклар «торып баскан», һәр тавышка сискәнәбез. Без барыбыз да бераз авыру хәзер. Тынычлык килде дип берәү дә ышанмый, бу – сугышлар алдыннан сулыш алу гына икәнлекне һәркем аңлый. Бездә – ополченецлар, кодалар авылында – украиннар...
Россия белән ике арада стена төзи башлау турында ишеттек. Саташу! Илдә акча юк, безгә хезмәт хакы түләмиләр, ут, газ юк, ә алар әйтерсең, чит планетадан төшкәннәр".
Шахтерлар шәһәрендә әлегә тыныч. Качып китүчеләр берәм-берәм кире кайта. Әмма шәһәрдә бернәрсә эшләми, мәктәпләрдә уку елын башламадылар. Сеңелем 30 ел хезмәт куйган почта җимерек. Иренең көчле "КРАЗ"ын ополченецлар алган булган, сугыш беткәч, кайтарырбыз, дип, аңлашыла ки, моңа өмет юк дәрәҗәсендә. "Бездә, әйтерсең, урта гасырлар заманасы. Үзгәрешләр кирәк, дип кычкырганнар башларын селки: юк, беркем дә мондый үзгәрешләрне теләмәде,"–Люциянең соңгы хәбәрләрендәге сүзләр бу.
… Икебезгә уртак дәү әтиебез Хисамов Хафиз 1942 елның гыйнвар башында Ржев янындагы сугышларда һәлак булган, полк писаренең бу турыдагы донесениесендә "яу кырында калдырылды," диелгән. Люциянең әтисе Әнвәр абый, Армия хезмәтен Украинада үткән, гомер буе шахтада эшләп күмер чыгарды, күмер молькасы астында калып имгәнде. Аның бит тиресенә ташкүмер тузаны бернинди сәбәп белән югалмаслык булып сеңгән иде. Безнең бабай-әтиләребез балалары, оныклары кабат сугыш афәтен кичерер дип уйламаганнардыр. Әмма аларның рухларына тынычлык юк бүген...
Ә минем батыр сеңелем, аның ире, "Шахтер даны" медальләре белән бүләкләнгән гади эшче, газиз туган җирләрен ташлап беркая  китәргә дә теләмиләр. "Украина өчен җан әрни. Иркәләп кочакка аласы иде дә, үзен, аны газаплаучыларны типкәләп куып чыгарасы иде. Барыбыз да бер теләктә – сугыш кире кайтмасын! Ходайдан шуны сорыйбыз,"–дип яза ул соңгы көннәрдә. 



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net