Казан янында Иделдә 80 тонна бәдрәф сулары төягән көймә төпкә утырган
Бүген, 17 сентябрь иртәсендә Казанның Пебедилово бистәсе янында ОС-36 судносының двигателе эштән чыгып, көймә көчле җил белән төпкә барып утырган.
Урында 13 коткаручы эшли. Алар көймәне тиешле тирәнлектәге урынга өстерәп чыгарырга тырыша.
ОС-36 - үзйөрешле, өч цистерналы су чистарту станциясе. Хәзерге вакытта аның цистерналарында 80 тонна пычрак су бар.
intertat.ru
Фото intertat.ru