Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Әлмәттә район Мәдәният йортына яңа тормыш бүләк иттеләр

15 елдан артык соры, ятим манзара күзәткән әлмәтлеләр узган шимбә яңартылган район Мәдәният йортын күреп «мәдәни шок» кичерде. Бинаның тышкы “йөзе”, тирә-ягы, эчке бизәлеше, җиһазлары “кара алтын башкаласы” дәрәҗәсенә тәңгәл иде. Хәер, нефтьчеләр башлаган эштән күпләр шундый нәтиҗә көткәндер дә. Өметләр акланды.

 “Иске Әлмәт” (халык арасында игълан ителгән бәйгедә җиңүче атама) дип аталган әлеге мәһабәт сарайның үткәне бай. Аксакаллар аны шулай хәтерли. Бу урында ике катлы агач бина 1929 елда төзелә. Сугышка кадәрге мәдәни тормышның үзәге санала ул. Төрле түгәрәкләр, очрашулар, үзешчән сәнгать, гомумән иҗат кайный ул вакытта. Җирлектә кара алтын үзләштерелә башлаган чорда да мәдәният йорты гөрләп тора. Халык талантларының берничә буыны тәрбияләнә бу сәхнәдә. Учреждениенең шул әһәмиятен күз уңында тотып, 1997-2001 елларда шәһәр предприятиеләре ярдәме белән аны таштан күтәрәләр. 2008 елга кадәр бина район Мәдәният йорты буларак хезмәт итә. Казна чыгымнары кимегән, шул исәптән мәдәният үсешенә финанслар кыскарган вәзгыять район Мәдәният йортын да читләтеп узмый. “Озак булмас...” дигән ышаныч белән ябылган бина 15 елдан артык бикле тора. Аны инвесторга сатып та карыйлар, ләкин җан өрерлек көч табылмый. Шул вакыттан алып бүгенгәчә ятим торган Мәдәният йортын нефтьчеләр яңартып, халыкка кайтарды. Иске Әлмәт бистәсе халкы үтенеченә колак салып, 2013 елда төзекләндерү эшләренә “Татнефть”нең ул вакыттагы җитәкчесе Шәфәгать Тәхәветдинов башлангыч бирә. Объектка куратор итеп күп проектларны архитектура казанышы дәрәҗәсендә башкарган “Елховнефть” нефть-газ чыгару идарәсе билгеләнә. Бу юлы да алар “Стройпроект” җәмгыяте проекты буена “Спецстройинвест” оешмасы ярдәме белән кыска вакыт эчендә гомуми мәйданы 3700 кв.м. бинадан могҗиза ясадылар. “Иске Әлмәт”не ачу тантанасында ясаган чыгышында “Татнефть” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Мәганов та “Елховнефть”нең бу тырышлыгын югары бәяләде.

 - Мәдәният йортына яңа сулыш өрделәр. Киләчәктә “Иске Әлмәт” бу бистәнең генә түгел, бөтен шәһәрнең мәдәният учагына әйләнер дип ышанам, - диде баш нефтьче.

Аның сүзләренчә, компания озак еллар Мәдәният йорты эшчәнлегенә киртә булган эксплуатацияләү, финанслау проблемасын да хәл иткән.

 Заман таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазланган сарай – Мәдәният елында кара алтын табучылар тарафыннан шәһәрдәшләренә ясалган олы бүләк. Бу хакта чыгышында Рөстәм Миннеханов та билгеләп үтте.

-  Ябылган, сатылган объектны нефтьчеләр кире кайтарды, яңартты һәм менә бүген без әлеге матур бинаны ачу тантанасында, - дип башлады сүзен республика башлыгы. - Сез, шәһәрдә яшәүчеләр, үзгәрешләрне бәлки сизмисездер. Мин Әлмәткә 1996 елдан даими киләм. Бүгенге Әлмәт моннан 15, 10, 5 ел элек белән чагыштырырлык түгел. Шәһәр елдан-ел матурлана. Бу - “Татнефть” һәм кече нефть компанияләре тырышлыгы.

 Әлеге гамәлләре өчен рәхмәт сүзләре әйткәндә Президент нефтьчеләрнең республикадагы социаль проектларга хәерхаһлы булуын да искә алды.

- “Татнефть” булмаса тузган торакны бетерү, социаль ипотека программалары булмас, Боз сарайлары, спорт объектлары төзелмәс иде. Яраткан “Ак барс” хоккей клубы да булмас иде. Татарстанның үзенчәлеге шул – республикада бизнес яшәү урынына нык бәйләнгән (ягъни кайда эшли, шунда яши, торган урыны, дәвамчылары өчен җаваплылык тоя. Л.М.). Нефтьчеләребез нәкъ менә киләчәкне күздә тотып эшли, - диде Президент.

Киләчәк, димәктән, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Мәдәният йорты ишегалдында гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл дә торгызылды.

Тантанада “Иске Әлмәт” Мәдәният йортын төзекләндерүгә керткән хезмәтләре өчен “Елховнефть” идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хәлимовка һәм республика башлыгының нефть сәнәгате буенча киңәшчесе Шәфәгать Тәхәветдиновка Президентның Рәхмәте тапшырылды.

Әлмәтлеләр күргәннәреннән канәгать. Бигрәк тә өлкән буын мәдәният йортының үткәнен сагынып искә ала. Шул ук вакытта бүгенгесенә соклануын да яшерми. Чарага оныклары белән килгән Мәдинә Ризванова да бу вакыйганы күптән көтүләре турында искәртте.

- Мәдәният йорты янәшәсендә генә яшим. Концертлар, спектакльләр яратам. Һәркем ихтыяҗы уйлап ясалган: балалар өчен ишегалдында да, эчтә дә уен мәйданчыгы бар, түгәрәкләр эшли. Мин үзем өлкәннәр өчен кул эшләре белән бәйле бер төркем ачмаслармы дип өметләнәм әле. Оныклар белән бирегә бик теләп йөриячәкбез, - дип планнары белән уртаклашты ул.

Мәдәният йорты директоры Чулпан Газыймова сүзләренчә, акционерлык җәмгыяте әлеге объект төзелешендә 200 млн сумнан артык акча үзләштергән. Әлеге чыгымнар әлмәтлеләрнең мавыгулары, балаларның мәшгульлеге, яхшы кәефе бәрабәренә капланачак әле.

Татьяна Кожевникова, “Иске Әлмәт” Мәдәният йортының методик бүлек мөдире:

– Биредә бихисап түгәрәкләр эшләячәк. Аларның бер өлеше эшен инде башлады. Вокал, хор, фольклор, халык уен кораллары түгәрәкләре, әвәләп ясау, рәсем сәнгате төркемнәре бар. Сүз уңаенда, түгәрәкләр түләүле, ләкин 300 сумнан да кыйммәт түгел. Заманча һәм халык бию студиясе эшли. Театр сәнгатен үз итүчеләр дә игътибарсыз калмаячак. Спорт та өстенлекле юнәлеш. Безнең спорт залында теннис, волейбол, баскетбол, авыр атлетика белән шөгыльләнергә мөмкин. Тренажер залыбыз бар. Тренерлар - билгеле спорт мастерлары. Гомумән, бирегә хезмәткәрләр җитди сайлау аша эләкте. Һәммәсе югары квалификацияле, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңүчеләр. Шундый мөмкинлекләр тудырган нефтьчеләрнең ышанычын акларбыз дип уйлыйм.

Ләйләгөл Минаева



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net