Төлкебикә сәфәр чыккан...
Максат. 1. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен тикшерү, алган белемнәрен ныгыту.
2. Юлларда игътибарлы булырга, юл кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү.
Музыка. Төлке бии.
Укучы.
Борын-борын заманда,
Куе яшел урманда,
Нәни бер оя булган,
Ә анда төлке торган.
Исеме – Төлкебикә,
Хәйләкәр икән бик тә.
Хәйлә белән көн күргән,
Һәрчак мактанып йөргән.
Имеш, ул иң батыры,
Иң матуры урманда.
Аннан да акыллырак
Җәнлек юк бу дөньяда.
Шулай беркөнне менә
Башына фикер килгән:
«Илләр-җирләр гизәргә
Сәфәргә чыгыйм», – дигән.
Ерак аралар үтеп,
Килеп җиткән Казанга.
Мең дә бер яшьлек тарихлы
Матур, бөек калага.
Шәһәр урамнарыннан
Барган төлке таң калып.
Кремль яныннан узган
Тирә-юньгә сокланып.
Ләкин чыкмакчы юлны
Тиеш түгел урыннан.
Ярый, балалар аны
Тотып калган кулыннан.
Төлкебикәгә аннан,
Өйрәнсен, дип, тырышып,
Өйрәткәннәр бик күпне,
Берсен-берсе узышып.
Төлке дә хәзер белә:
Мактанырга ярамый.
Машина бит әйткәнне
Теләсә дә аңламый.
Бары бер сүз беләләр:
Кайчакта «пип-пип», – диләр –
Кагыйдәне ник боздың,
Юлымнан кит-кит! – диләр.
Кайткач төлке урманга,
Масаюын ташлаган –
Юлда йөрү дәресен
Ул үткәрә башлаган.
Укучылар.
«Юл әлифбасы»
Авария дигән афәт
Төшеңә дә кермәсен!
Ихтирамнары җитмәсә,
Бәрдерәләр бер-берсен.
Әйлән-бәйлән уйнамыйбыз,
Туп та типмибез юлда.
Уйнау өчен мәйдан – уңда,
Стадионыбыз – сулда.
Билгеләрне мин беләмен,
Менә алар ниндиләр:
Күрсәтүче, кисәтүче
Һәм тыючы билгеләр!
Велосипедта мин йөрим
Шушы билге торганда.
Машиналар булмый, беләм,
Арттан да һәм алдан да.
Гипсланган аяк белән
Озак йөрде бер малай.
Аягын өздерә язган
Урамдагы трамвай.
ДАИга керәм зур үскәч,
Куям эшкә бар көчем.
Малайлар-кызлар урамда
Тапталмасыннар өчен!
Елт итеп үтә машина
Яшел ут әгәр булса,
Ә кызыл ут янса, шофер
Тормозга китереп баса.
Шофер абый, безнең күрше,
Аңлатып бирде гади:
– Бел шушы билгене! Күрсәң,
Юл җәяүлегә юк! – ди.
Жәлләп куйдым мин этләрне,
Юл аша еш йөриләр.
Юл чыгу кагыйдәләрен
Аңламыйлар, белмиләр.
Җәяүле сукмагы булса,
Юлны чыгабыз имин.
Моны яхшы белә энем,
Моны күптән беләм мин.
Кызыл ут яна! Кызыл ут!
Әйтерсең лә безгә ул:
– Юлны чыкмый торыгыз, – ди,
Үтенечем сезгә шул.
Ландышлар – урман билгесе,
Билгеләр юл тирәсе.
Бөтен-бөтен билгеләрне
Килә минем беләсе!
Сары ут яна! Сары ут!
Гүя әйтә безгә ул:
– Сак булыгыз, кисәтүем
Булсачы иде кабул.
Файда булыр моны белсәң,
Исеңдә тот моны син:
Хәрәкәт көйләүче абый
Таягын өскә күтәрсә –
Сары утка була тиң!
Хәрәкәт көйләүче басса
Алды йә арты белән,
Юл ябык әлегә, димәк,
Кызыл утка тиң – беләм!
Һәркем белсен: яшь баламы,
Яки йөз яшьлек карчык –
Хәрәкәт көйләүче басса
Яны белән – юл ачык!
Шоссены ничек чыгарга? –
Әүвәл карыйсың сулга,
Яртысына җиткәч – уңга,
Берүк карап йөр юлда!
Яшел ут яна! Яшел ут!
Гүя әйтә безгә ул –
Ашыкмыйча чыгыгыз, ди,
Телим сезгә хәерле юл! –
Һәркемгә кадерле ул!
Укытучы. Тормыш шулай корылган – без юлларсыз яши алмыйбыз. Сәяхәткә җыенсак та, дусларыбыз, якыннарыбыз белән күрешергә уйласак та, юллар үтәргә туры килә. Ә юл – бер-берсен узышып чапкан машиналар ташкыны һәм ашыгучы җәяүлеләр.
Юл һәлакәтләренең күбесе игътибарсызлыктан, мәгънәсез тәвәккәллектән килеп чыга. Юл иминлеге мәсьәләсе елдан-ел кискенләшә.
Юлларда фаҗигаләр үзләреннән-үзләре генә барлыкка килми. Алар кемнең дә булса, теге яки бу кагыйдәләрне дөрес үтәмәвеннән килә. Шуның өчен дә юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм аларны үтәү – һәркемнең бурычы. Бүгенге кичәдә шуның турында әйтә һәм укучыларның юл йөрү кагыйдәләрен ничек үзләштергәннәрен тикшерүне максат итеп куя.
Бүгенге ярышта ике команда катнашачак (командаларга бүлү). Хәзер алар исем, девиз сайларга һәм безне үзләре белән таныштырырга тиешләр.
Укучы.
ДАИ һәм мин
Бүген музыка дәресе.
Җәяү бармыйм. Ялкауландым.
Башка килде бер яхшы уй...
Велосипедка атландым.
Чабам юл уртасыннан
Җилдән җитез ыжгырып.
Килеп җитәм дигәндә,
ДАИ килде сызгыртып.
Абый шәпләп аңлатты
Миңа юл кагыйдәсен.
Озак яшисең килсә,
Өйрән, диде, һәммәсен.
Кызарындым, бүртендем,
Аннан гафу үтендем.
Кагыйдәне бозмаска
Үз-үземә сүз бирдем.
Командалар белән танышу.
Беренче ярыш. Юл билгеләрен тану.
Икенче ярыш. Велосипед – иң киң таралган транспорт төрләреннән санала. Аның сере шунда: һәркем идарә итә ала, ягулык кирәкми, экологик яктан зарарсыз һәм сәламәтлек өчен файдалы. Әмма аның уңайсыз яклары да күп: һәр ел саен юлларда 30 000гә якын кеше һәлак була, алар арасында велосипедчылар да аз түгел. Фаҗига булмасын өчен велосипедчы нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш? (Җаваплар арасыннан дөрес вариантларны билгеләргә)
Укучылар эшләгәндә бер җыр башкарыла.
Өченче ярыш. Юлда йөргәндә җитезлек тә бик кирәк. Хәзер сезнең җитезлекне һәм юл билгеләрен ничек белүегезне карыйбыз. Эстафета уены: урындыкларга кадәр йөгереп барырга, бер команда кисәтүче, икенче команда тыючы билгеләрен алып, үз урыннарына кайтырга.
Дүртенче ярыш. Юл хәрәкәтен көйләүчеләр ярышы.
Укытучы. Шуның белән безнең ярыш төрләре тәмам. Нәтиҗә ясау һәм бәяләрне әйтү өчен сүз жюри әгъзаларына бирелә.
Балалар бергә басып күмәк әйтәләр.
Укучылар.
Юлда йөрсәң, бул өлгер!
Юл кагыйдәсен нык бел!
Светофорның һәрбер төсен,
Юлның билгеләрен бел!