Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


«Патша гөмбәсе»дә үсә бездә

Яңгырдан соң чыккан гөмбә кебек –нәрсәнеңдер күплеген, муллыгын аңлатырга теләгәндә әнә шундый чагыштыру китерәләр. Соңгы атнада яуган җылы мул яңгырлардан соң, әлеге гыйбарәнең хаклыгын тагын бер кат раслап, урман һәм посадкаларда дәррәү гөмбә күтәрелде. Табигатьнең әлеге тансык  нигъмәте белән сыйланырга яратучылар мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырамы соң! Үткән бәйрәм көннәрендә урман буйларын дистәләгән машиналар сырып алган иде, диделәр. Көзге урман сые белән тулы чиләк һәм кәрзиннәр күтәргән җәяүлеләр дә гадәти күренешкә әйләнде бу көннәрдә.

 
 
Владислав һәм Надежда Гнеденковларны без Базарлы Матак янындагы нарат посадкасында очраттык. Икесенең дә кулларында майлы гөмбә белән түбәләмә тулы чиләкләр.   Килгәннәренә әле ике генә сәгать икән үзләренең. Гөмбәләрнең дә очраган берсен җыймаганнар, яшь, йомры, нәфис "эшләпәлеләр" генә күчкән чиләккә.
– Майлы гөмбәнең гомере ике көнләп кенә, шуннан ары аның сые китә, бозыла, кортлый башлый,–ди Владислав Валентинович.
Күренеп тора, алар тәҗрибәле гөмбәчеләр, кайсы гөмбә кайчан өлгерүен, ничек җыясын әйбәт беләләр. Хәер, Владислав Валентинович әйтүенчә, элегрәк аның гөмбә җыюга әллә ни хирыслыгы булмаган, бу шөгыль белән аны җәмәгате мавыктырган. Надежда Ивановна бу эшкә бөтен барлыгы белән мөкиббән чын гөмбәче икән.
–Мин бит урманнарга бай Лениногорск якларында туып үстем. Бала чакта урманнан кайтып керми идек. Гомерем буе табигатьне, бигрәк тә урманны яратам. Гөмбә вакыты башландымы, өйдә утыра алмыйм инде. Иртәнге дүрттә торып тизрәк йорт эшләрен бетерәм дә, урманга чыгып китәргә карыйм. Карагыз, сулап туймаслык саф һавасы гына да ни тора бу наратлыкның. Кәефең күтәрелеп, сәламәтләнеп, җиңеләеп китәсең. Аннан соң, һәр гөмбәгә иелү үзе бер гимнастика бит әле.
–Бу посадканы утыртучыларга, үстерүчеләргә рәхмәт әйтеп, сокланып йөрибез,–дип сүзгә кушыла Владислав Валентинович. –Әмма шунысы кәефне кыра – әле анда, әле монда чүплеккә юлыгасың. Шушы матурлыкка чүп-чар китереп түгәргә ничек куллары бара кешеләрнең?!
Гөмбәнең төрлесенә йөрсәләр дә, майлы гөмбәне аеруча яратып җыялар икән. Бу юлы әле берничә йөнтәс гөмбә белән нарат гөмбәсе дә табып алганнар.
 
 
–Беләсезме, нарат гөмбәсе иң тәмлеләрдән, иң затлылардан санала,–дип сөйли аксыл коңгырт төстәге вак кына гөмбәләргә күрсәтеп Надежда Ивановна. –Алар күп булмый, аларга юлыгу үзе бер уңыш. Аны "патша гөмбәсе" дип тә атыйлар. Элек алпавытлар крепостнойларыннан махсус шушы гөмбәне, аның да иң яшьләрен, вакларын гына җыйдыра торган булганнар. 
Надежда Ивановнадан гөмбәне кыш өчен маринадлау серләре хакында да сораштык. Ә ул бу эшнең чын остасы. Ничә еллардан бирле Казанның затлы бер рестораны гөмбәне махсус заказ биреп аңардан алдырып торган.
–Кышка әзерләү өчен гөмбәнең иң әйбәтләрен, корыларын гына алам, яхшылап чистартам, юам. Аннан соң  10 минутлап кайнатып суын түгәм, салкын суны агызып торып кат-кат юам. Аннары маринадта кайнатам. Маринад өчен суга лавр яфрагы, кара борыч, чама белән тоз (бер кило гөмбәгә 1,5 аш кашыгы тирәсе), бераз лимон кислотасы, чия, карлыган яфраклары салам. Гөмбәне тутырасы банканың төбенә укроп, карлыган яфрагы түшим, керән яфрагы салам. Капрон капкач белән ябып, салкын урынга урнаштырам,–ди оста гөмбәче.
Ә менә Урта Биктимер авылының тәҗрибәле гөмбәчесе Марина Филатованың иң яратып җыйганы ал гөмбә икән. Ул да кечкенәдән дәү әнисе белән гөмбә җыеп, аларны танырга да, эшкәртергә дә өйрәнеп үскән. Әле без очрашкан көнне дә авылдан ерак түгел катнаш посадкадан берүзе өч чиләк гөмбә җыеп кайткан иде.
–Быел гөмбә бик күп,–ди Марина. –Каен гөмбәсе дә, майлысы да, йөнтәс гөмбә дә, хәтта ак гөмбә дә очрый. Ә гөреҗдәнең иң тәмлесе июнь аенда җыелга
Белгеч фикере
Гөмбә кеше өчен файдалымы, әллә зарарлымы? Бу хакта район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге мөдире Игорь Леонтьев киңәшләренә колак салыгыз:
–Гөмбә менә дигән тәме һәм хуш исе өчен югары бәяләнә. Диетологлар, ашыйсы килүне тиз басуын исәпкә алып, гөмбәне шаярып "урман ите" дип тә атыйлар. Гөмбәнең файдалы сыйфатлары бик күп. Иң беренчесе – андагы бик зур аксым запасы, ул гөмбәдә иттәгегә караганда өч тапкыр күбрәк. Ә фосфор һәм кальций балыктагы кадәр үк. Гөмбә – түбән калорияле ризык. Әмма аны аз гына ашасаң да туклык тойгысы килә. Гөмбә аминокислоталарга, В витаминына, микроэлементларга бай.
Шул ук вакытта гөмбәнең зарары хакында да белергә кирәк.  Бу ризыкта күп күләмдә булган хитин кеше организмында бөтенләй диярлек үзләштерелми. Шуңа  гөмбә авыр эшкәртелә. Аны күп куллану панкреатитка, ашказаны асты бизе ялкынсынуга һәм ашказаны-эчәк тракты эшчәнлегендә бүтән проблемаларга китерергә мөмкин. 12-14 яшькә кадәрге балаларга гөмбәне бөтенләй ашамаска киңәш ителә. Шунысы да бар: гөмбә туфрактагы, һавадагы һәм судагы агулы һәм реактив матдәләрне үзенә сеңдерү үзлегенә ия. Гөмбә җыйганда үзең яхшы белгәннәрне генә алырга, аны тиешенчә эшкәртеп кенә кулланырга кирәк. Теләсә кайсы гөмбәне ким дигәндә 10-15 минут пешерү зарур. Ризыкта гөмбә ваграк туралган саен, организм аны тизрәк үзләштерә.


Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net