Яңгырлар урып-җыюны тоткарлый
Явып узган яңгырлар урак темпын киметә. 4 сентябрьгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, район буенча барлыгы 32100 гектар мәйданда ашлык суктырылган. Бу барлык мәйданның 76 проценты дигән сүз. Уңыш гектарыннан уртача 25, 8 центнер тәшкил итә. Урып-җыю белән беррәттән туңга сөрү эшләре дә башкарыла. Район буенча 7600 гектар мәйданда чәчүлек җир әзерләнгән. 7600 гектар мәйданда көзге бодай, арпа, третикале чәчелгән.