Зәй районының Сәвәләй авылында Халык җыены тулы залда үтте
![Зәй районының Сәвәләй авылында Халык җыены тулы залда үтте](http://www.zainsk-rt.ru//media/k2/items/cache/85a49976e7ec1e7b5362c574897dabbe_S.jpg)
Халык җыенының чираттагысы Сәвәләйдә тулы залда җылы һәм җанлы узды. Анда “Бердәм Россия”нең Зәй җирле бүлеге политсоветы секретаре, район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты.
Сәвәләй, Кара-Елга, Шумыш авылларын берләштергән Сәвәләй җирлегендә соңгы өч ел эчендә 20 миллион сумлык эш башкарылган. Үсүгә барган, яңарышка йөз тоткан җирлекләрнең берсе ул Сәвәләй. Җирлек башлыгы Валерий Маркелов башкарылган, башкарыласы эшләр, проблемалар турында бәян итте.Татьяна Воропаева сәвәләйлеләрнең спортлы җирлек булуын ассызыклап, әлеге өлкәдә ирешелгәннәр белән тукталып калмыйча, тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен, шуның нәтиҗәсе буларак спорт мәйданчыклы булуларын теләде. Аннан район башлыгы республика, район программалары үтәлеше, алда торган эшләр турында сөйләде. Иң мөһиме тыныч, дус-тату яшик, диде ул. Җыенда Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әнә шулай бердәм булып килеп, аек акыл белән сайлау кирәклеге турында да сүз булды.