Чисталык дәресләре
16 сентябрьдә республика күләмендә үткәрелүче “Чисталык дәресләре” экология акциясенә районның барлык мәктәпләре дә кушылачак.
Әлеге чара “Халыкара азон катлавын саклау” көне уңаеннан уза. Бу көнне мәктәпләрдә әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланган дәресләр үткәрелә. Моннан тыш, башлангыч сыйныфлар укучылары үзләренең класс бүлмәләрен, өлкәнрәкләр мәктәп тирәләрен, авыл урамнарын, су буйларын җыештыруда, чүп-чардан арындыруда эшләячәк.