Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


ФЕСТИВАЛЬ ЫРГЫЛЫП АЛГА БАРА

5-11 сентябрьдә Казаныбызда халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел ул унынчы тапкыр оештырыла. Яңалыклар күп булырга охшаган. Шуларны белер өчен без Казан халыкара мөселман кино фестиваленең арт-директоры Альбина Нәфыйковага мөрәҗәгать иттек.


- Альбина ханым, быелгы кинофестиваль берничә вакыйгага багышлана. Шуларның берсе – “Татаркино” оешмасының 90 еллыгы. Чыннан да, безнең кино тарихы бик бай. Ул 1924 елда Казанда киностудия ачылудан башланып китә. Дөрес, 90 ел дәвамында студиянең исеме һәм эш юнәлеше төрлечә үзгәртелде. 2006 елда “Татаркино” дәүләт учреждениесе оештырылганнан соң да инде 8 ел вакыт үтеп киткән. Җыеп кына әйткәндә, Казан кино сәнгатенең юбилее билгеләп үтелгән көннәрдә безнең бу өлкәдә казанышларыбыз нинди?

- Безнең оешма өч тармакны – фильмнар төшерү, кинопрокат һәм кино чараларын оештыруны үз эченә ала. Кино төшерү өчен күп акча, озак вакыт кирәк, шуңа күрә бу тармакның калган икесеннән үзгә үзенең юлы бар. Биредә үсеш, беренче чиратта, документаль фильмнар белән генә чикләнмичә, нәфис фильмнар,  хәтта ки тулы метражлы нәфис фильмнар төшерә башлавыбызда сизелә. Быел фестивальдә, мәсәлән,  Татарстан кино осталарының 1 тулы, 2 кыска метражлы нәфис фильмы күрсәтеләчәк. Кино өлкәсендәге чараларны оештыру тармагының бүгенге хәлен мөселман киносы фестивале ачык күрсәтәдер, минемчә. Ул паровоз кебек ыргылып алга бара. Бу тармакта киләчәктә дә барысы да ал да гөл булыр, Алла боерса. Инде кинопрокатка киңрәк тукталыйк. Совет заманында бу тармак тулаем дәүләт карамагында иде. 1990 елларда илдә, җәмгыятьтә булган кискен үзгәрешләрдән соң Татарстанда гына түгел, бөтен Русиядә кино индустриясенә зур зыян килде. Шул исәптән кинопрокат та зыян күрде. Хәзер мәйданга шәхси эшмәкәрләр килде.  Алар кинопрокат эшчәнлеген  дөньяда сыналган тәҗрибәгә таянып оештыра. Зур акчалар җыясы алдан ук билгеле булган кинофильмнарны алып әйләндерәләр. “Татаркино” исә бүтән юлдан бара. Әйтергә кирәк, андый оешмалар Русиядә бик аз калды инде.  Сакланып калганнары арасында да “Татаркино”  иң алдынгылардан санала. Ул үзенең урынын тапты. Казанда безнең үзебезнең кинотеатрыбыз бар. Анда бөтенләй үзгә кинофильмнар күрсәтелә. “Татаркино” оешмасының тагын бер вазифасы -  коммерция рельслары әле салынып өлгермәгән аз халыклы кечкенә шәһәрләрдә, республикабыз районнарында кино күрсәтү. Коммерция оешмаларыннан аермалы буларак, “Татаркино” идеологиягә хезмәт итә, тамашачыларга әхлакый тәрбия бирергә омтыла. Без, мәсәлән, ел саен Ватан сугышында катнашкан каһарманнарыбызның батырлыгы турында фильмнар айлыгы үткәрәбез, экстремизмга каршы,  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган кинофильмнарны күрсәтәбез һ.б.

- Быел фестивальдә Татарстан кино осталарының нинди кинофильмнары  катнашачагы турында тәгаенләбрәк әйтмәссезме икән?

- Салават Юзеевнең “Корбан-роман” исемле тулы метражлы нәфис фильмы, Алексей Барыкинның “Сухая река” һәм Марсель Гайнуллинның “Цветы запоздалые” дип исемләнгән кыска метражлы нәфис фильмнары.

- Альбина ханым, кинофильмнарның тәрҗемәләре урысча, субтитрлары инглиз телендә. Киносеанслар алдыннан тамашачыларны сәламләр өчен, бүтән төрле аралашулар вакытында да нигездә шушы ике тел генә кулланыла. Башкалабыз Казанда узган бу халыкара чарада татар теле, татар рухы җитенкерәми кебек.

- Татар кызы буларак мин халкымны бик яратам, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне  хөрмәт итәм һәм кино сөюче милләттәшләремне рәнҗетәсем килми, әлбәттә. Әмма бу очракта вәзгыять үзе шундый таләп куя. Бөтен дөньядан кунаклар чакырып, алар алдында үзебезчә генә сөйләшеп утырсак, кунаклар исә берни аңламаса,  бер дә күңелле булмас бит. Без татарларны бөтен дөньяда кунакчыл, халыкара дәрәҗәдәге чараларны оештырырлык нигезе, әзерлеге булган, телләр белгән мәгърифәтле милләт буларак беләләр. Казаныбызда булып узган Универсиада да моны раслады. Фестивальнең максаты да бит мәдәният аша халыклар, милләтләр арасында татулык урнаштыру, ә моның өчен ким дигәндә бер-беребезне аңлау мәслихәт.

- Кайбер тамашачылар һаман да әле фестивальдән Ислам дине турында гына кинолар көтә.

- Ислам дине мөселман дөньясының бер өлеше. Ә мөселман дөньясы бик бай һәм күп төрле. Фестивальнең максаты мөселманнар тормышын төрле яклап чагылдыру.  “В поисках света” дип исемләнгән аерым программа исә адәм баласының Ислам дине, Изге китабыбыз Коръән ярдәмендә рухи һәм физик авырулардан,  төрле бәлаләрдән котылуы турында булачак.

- Альбина ханым, быел кинофильмнарны карау түләүле булачак икән дип, халык бүгеннән үк шаулый инде.

- Бүгенге көндә “Мир” кинотеатрында  Аурупа кинофильмнарының акчага күрсәтеләчәге турында гына төгәл билгеле. Төп программаны бушлай яисә акчага күрсәтергәме икәне хәл ителә генә әле. Әмма акчага күрсәтелгән очракта да, биредә бөтен льготалы категорияләр гамәлдә булачак. Инвалидлар, сугыш ветераннары, пенсионерлар һ.б. йә бик аз хакка, яки бөтенләй бушлай кертеләчәк.

- Казаныбыз төрки дөньяның 2014 елгы башкаласы да бит әле. Фестивальдә бу чагылачакмы?

- Әйе. Бу вакыйга “ТӨРКСОЙ” мәдәниятләр диалогында” дип исемләнгән махсус программада чагылыш табачак. Билгеле булганча,  совет заманында “Төркмәнфильм” кебек берничә танылган кино төшерү студиясе бар иде. Аларда матур кинокартиналар төшерелде. Фестивальдә исә соңгы елларда төшерелгән кинофильмнар күрсәтеләчәк. Шулай итеп без төрки илләрдәге кино өлкәсендә бүгенге вәзгыятьне күрә, бәяли алырбыз.

Әйтергә кирәк, төрки илләрдә кино сәнгате тигез үсми. Төркия, мәсәлән,  абруйлы кинофестивальләрдә еш катнаша,  бүләкләр яулый. Ә менә Якутиядә нигездә үз тамашачыларының мәнфәгатьләрен генә күз уңында тотып кино төшерәләр. Казахстан, Үзбәкстан картиналары жанр киносын яратучылар өчен кызыклы булыр дип уйлыйм. Казахстан кинолары аеруча охшарга тиеш. Казах туганнарыбыз бу юлы 4 картина алып килгән. Арада тарихи эпос та, Жерар Депардье катнашында мелодрама да, Е.Кончаловский фильмы да бар. Әзәрбәйҗаннарның милли гадәт-йолалары турында һәм фәнни-популяр фильмнары кызык булыр дип уйлыйм. Төркмәнстанның киносы гадәттәгечә киң күңелле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Кыргызларның кыска метражлы, хакасларның документаль фильмнары тәкъдим ителә. Башкортларның мультфильмнары бик кызык.

- Фестивальне түләүле итү турында сөйләгәндә Аурупа кинофильмнары турында телгә алып үттегез. Анысы ни тагын?

- Быел фестивальдә беренче мәртәбә Канн, Берлин, Лондонда уза торган абруйлы кино фестивальләрендә бүләк яулаган һәм шулай ук Аурупа илләрендә төшерелгән, “Оскар” премиясенә тәкъдим ителгән кыска метражлы фильмнар күрсәтелер, иншаллаһ. Алар арасында быел Канн фестивалендә җиңгән “Зимняя спячка” төрек фильмы да бар. Режиссеры – Нури Бильге Джейлан.  Канн фестивалендә жюри бүләгенә ия булган “Смерть господина Лазареску”  румын фильмы да кызыклы. Аның режиссеры – Кристи Пую. Румын режиссеры Калин Питер Нецерның былтыр Берлин фестивалендә җиңгән “Поза ребенка”, Польша режиссеры Павел Павликовскийның Лондонда баш бүләкне алган “Ида” фильмнарын карасагыз да үкенмәссез. Кызганыч ки, мондый фильмнар безгә килеп җитми, шуңа күрә аларны фестивальгә кертергә булдык.

Җыеп кына әйткәндә, фестивальдә 300гә якын фильм күрсәтеләчәк.

- Альбина ханым, кино сөюче  милләттәшләребезгә аеруча нинди фильмнар кызыклы булыр, дип уйлыйсыз?

-  Русиядә төшерелгән “Она”, Белоруссиянең “Бабу”, үзебезнең “Корбан-роман”, Иранның “Прошлой зимой”, Италиянең “Чужеродные тела”,  Хорватиянең “Путь Халимы” фильмнары милләттәшләребезнең күңеленә хуш килер, дип уйлыйм.

- Быел нинди кино йолдызлары киләчәк?

- Фестивальдә танылган артист, режиссер Вера Глаголеваның “Две женщины” фильмы премьерасы була. Аны тәкъдим итәргә режиссер үзе килә. Анда актер Александр Балуев төшкән. Ул да килә. Танылган актер Борис Щербаковны да күрербез, иншаллаһ. Танылган Голландия режиссеры Йос Стеллинг, Алла Сурикова, Константин Лопушанский, Егор Кончаловский, Карен Шахназаров, Владимир Хотиненко килергә җыенып тора.

- Быел тагын яңалыклар булырмы?

- Фильмнар “Родина”, “Мир”, “Тандем” һәм  “Южный” сәүдә үзәкләрендәге “Киномакс”, “Киномечта” кинотеатрларында, Халыклар дуслыгы йортында күрсәтеләчәк.  Конкурстан тыш программаның күләме артты, географиясе шактый киңәйде. Быел Бразилия, Аргентина, Португалия беренче тапкыр катнашырга теләк белдерде. Кыскасы,  фестиваль зур һәм зәвекъле, затлы бәйрәм булачак. Гомумән алганда,  мөселман киносы фестивале үз урынын тапты. Аның инде 10 еллык тарихы бар. Хәзер инде безгә илләр, катнашучылар санын арттыру турында баш ватасы түгел. Фестивалебез яңа сәхифәсен ача, биегрәк баскычка күтәрелә. Аллага тапшырдык.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.


Ria.city
Загрузка...

Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net