«Алтын түбәтәй»
Алып баручы. Хәерле көн, әти-әниләр, тәрбиячеләр, кунаклар! Без сезнең белән бүген «Алтын түбәтәй» викторинасына җыелдык. Яр Чаллы шәһәре – күпләребезнең туган шәһәре, туган йорты. Туган җир ул һәр кешегә газиз, кадерле. Туган шәһәребезне өйрәнгән саен дөньябыз байый, тулылана бара.
Уенны үткәрер өчен без төркемнәргә бүленербез. 1нче төркем – «Тапкырлар», 2нче төркем – «Зирәкләр».
Ә хәзер төркемнәр бер-берсенә карап елмаялар, үзләренең яхшы кәефләрен иптәшләре белән уртаклашалар. Уенда әти-әниләр дә катнашалар. Алар безнең ярдәмчеләр. Әгәр төркемдәге бала сорауга җавап бирә алмый икән, әти-әниләр ярдәмгә килә.
Безнең уенга нәтиҗә бирүче жюри әгъзалары да бар. Бергәләп танышып китик:
1нче тур. «Сорау-җавап».
1. Чаллы гимнының беренче куплеты?
2. Чаллы шәһәренең гербында нәрсә сурәтләнгән?
3. Ул нәрсәне хәтерләтә?
4. Безнең шәһәр нинди завод белән данлыклы?
5. Шәһәребездә нинди милләтләр яши?
6. Татар халкының милли киеме?
7. Шәһәребездә нинди азык-төлек предприятиеләре бар?
8. Нинди театр биналарын беләсез?
9. Нинди татар ризыкларын беләсез?
10. Нинди һәйкәлләр беләсез?
Әти-әниләргә сорау:
Яр Чаллы шәһәре кайчан шәһәр статусы алды? (1930).
2нче тур. «Мәкальләр».
Мин башлыйм, сез әйтеп тәмамлыйсыз.
Туган үскән җирдән дә – … (матур җир булмас).
Халык йорты – … (туган йорт).
Туган туфракка баскан – … (эз булмас).
Туган илнең эте дә – … (якын).
Халык йорты – … (туган җир).
Туган җирдәй җир булмас – … (туган илдәй ил булмас).
Атаң да җир – … (анаң да җир).
Туган җирдән дә матур – … (җир булмас).
3нче тур. «Шифалы үләннәр».
Экранга карыйбыз.
1нче төркемгә сорау:
– Нинди шифалы үләннәрне таныйсыз? Исемнәрен атагыз.
(Бака яфрагы, сары мәтрүшкә, үги ана яфрагы, бөтнек.)
2нче төркемгә сорау:
– Сез нинди шифалы үләннәр күрәсез? Исемнәрен атагыз.
(Зәңгәр чәчәк, тукранбаш, тырнак гөле, гөлбадран.)
4нче тур.«Өй эше».
Балаларга әти-әниләре белән бергә өй эше бирелгән иде. «Минем шәһәрем» темасына күргәзмә әзерләү (төрле материаллардан шәһәрнең макетын әзерләү). Хәзер һәр төркем үзенең өй эшен яклый, күрсәтә һәм сөйли.
– Булдырдыгыз, афәрин! Жюри җавапларны баллар белән билгеләгәнче, балаларның концерт номерларын тыңлап үтик.