Ойка-елак
Ойка-көйсезбикә еларга ярата икән. Аз гына җил тиеп китсә дә, күзеннән яшь тамчылары тама башлый.
– Ой, теләмим! Ой, кирәк түгел! Ой, мине кыерсыталар! – дип такмаклый икән.
Ойка иртүк елап җибәргән.
Аның елаганын Әтәч ишетеп, тәрәзәдән караган да, әйтә икән:
– Елама, Ойка! Мин таң белән: «Ки-кри-күк!» дип җыр сузам, ә син елыйсың, миңа җырларга ирек бирмисең.
Ойка көндезен дә елый икән. Үлән арасындагы чикерткә түзмәгән, аңа эндәшкән:
– Елама, Ойка! Мин үлән арасында көне буена черкелдим, ә син елагач, мине беркем дә ишетми.
Ойка кич җиткәч тә елый икән. Аның елаганын ишетеп, буадагы бакалар сикерешеп килгәннәр.
– Елама, Ойка! – Без кич белән бакылдарга яратабыз, ә син безгә кыенлык китерәсең, – дигәннәр.
Ойка төнлә дә елый икән. Аның елаганын ишетеп, тәрәзә каршысына сандугач килеп кунган да:
– Ойка, елама! Мин иң матур җырларымны төнлә җырлыйм. Ә син миңа комачаулыйсың, – дигән.
– Ә миңа кайчан гына еларга соң? – дип, аяк тибеп кычкырган Ойка-көйсезбикә.
Урманнан аю баласы, куян баласы һәм тиен баласы килгәннәр. Ойканың тәрәзәсе каршына басканнар да, аннан үтенеп сорый башлаганнар:
– Елама, Ойка! Синең аркада Кояш кәефсезләнеп, болыт артына кереп кача.
– Ярар инде, – дип, авыр сулап куйган Ойка. Алайса мин бөтенләй еламыйм.