Комбайнчылар сынатмый
“Лениногорская”агрофирмасы игенче-механизаторлары алдынгылыкны бирми: I төркемдә шул хуҗалыктан – Илгиз Миндияров. Ул “Тукано-430” комбайны белән узган атнада 347 тонна, ә урак башланганнан бирле 963 тонна бөртеклеләр суктырган. II төркемдә Котдус Габидуллин “Палессе КЗС-12” комбайнында бер атнада 466 тонна суктырган, барлыгы – 1295 тонна. III төркемдә “Хәбибуллин Ф.З.” фермерлык хуҗалыгыннан Азат Хәбибуллин, аның күрсәткече: узган атнада – 204 тонна, барлыгы – 707 тонна суктырган.