Авыл халкы эш эзли
Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә авылда яшәүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе булып узды.
Чарада әлмәтлеләрдән тыш Уфа шәһәреннән дә бер эш бирүче килгән иде. Ярминкә башланганчы киңәшмә уздырылды. Анда озак вакыт эшләмәгәннәрне, балигъ булмаганнарны, төрмәдән кайтучыларны эш белән тәэмин итү сораулары каралды. Ярминкәдә 80 кеше катнашты. 10 кеше эшкә чакыру алды, 7 кеше курсларда укырга теләк белдерде, 5 кеше тест узды.