Түбән Мактама юбилеена күп калмады
Агымдагы ел Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсе өчен юбилейлы.
2016 елда бистә статусы алынуга 50 ел тула. Төп бәйрәм чарасы 30 июльгә билгеләнгән.
Түбән Мактама бистә Советы башлыгы Рамил Бәдретдинов сүзләренә караганда, бу уңайдан “50 гә 50” дип аталган 6 айлык марафон проектына старт бирелгән. Марафон уңышлы гына тормышка ашырыла. Мактамалылар өчен төрле бәйрәмнәр, бәйгеләр, концертлар һәм башка күңел ачу чаралары үткәрелеп тора. Шушы араларда яңа спорт һәм мемориаль комплексларын ачу күздә тотыла.