Күзгә күренеп калка
Зәйдә тимер юл кичүе аша төзелүче күпердә тимер-бетон плитәләр салу эше төгәлләнү алдында. Бүгенге көндә төзелеш объектында 130 кеше эшли. Казан һәм Чаллы төзүчеләренә Зәйнең 40 эшчесе дә кушылды, максат - күперне билгеләнгән вакытка өлгертү. Күпердә машиналар йөрү белән беррәттән, җәяүлеләр йөрү өчен дә тротуар салына, ә биеклектән шәһәрне күзәтү бары тик аерым урыннарда гына мөмкин булачак, чөнки торак йортларга якын урыннарда тавышны киметү өчен махсус изоляция стеналары куелачак.