Зәйдә терлекчелек комплексларын төзекләндерү дәвам итә
Зәй районы агрофирмалары терлекчелек комплексларында республика программасы буенча капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. “Нива” ҖЧШ, Сәвәләй, Куш-Елга, Әхмәт фермаларында кызу темплар белән эш бара. Ә силос-сенаж траншеяларын төзү эше Дүрт-Мунча, Поручик, Сәвәләй авыллары территорияләрендә үткәрелә. Бу көннәрдә генә Куш-Елга һәм Дүрт-Мунчада “АгроКөч-Төркем” ҖЧШ генераль директоры Фәнис Таҗетдинов булып китте. Ул төзелеш-төзекләндерү эшләре барышын күзәтеп, алга таба бу юнәлештә бурычлар билгеләде. Тагын 200 баш бозау өчен яңа бина төзү һәм Дүрт-Мунчада өстәмә рәвештә силос-сенаж траншеясы булдыру ихтималы ассызыкланды.