Бүген 28 градуска кадәр җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 7 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Синоптиклар, республикада коры һәм җылы һава торышы булачак, дип фаразлый. Явым-төшем көтелми, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә.
Татарстанда көндезге һава температурасы 28 градус җылы булачак.