Кефир гына димәгез (КИҢӘШЛӘР)
Эчәклек белән кан юлларын чистарту, матдәләр алмашын көйләү, ашказаны асты бизе эшчәнлеген яхшырту, кандагы шикәр күләмен киметү өчен кефир белән карабодай оныннан ясалган эчемлек эчәргә киңәш ителә.
Моның өчен бер аш кашыгы карабодай ярмасын он хәленә килгәнче кофемолкада тарттырырга һәм бер стакан кефир кушып, суыткычка куярга кирәк. Иртән, ашарга ярты сәгать кала эчәсез. Дәвалану курсы – ике атна.