Терлек азыгы әзерләү дәвам итә
Бүгенге көндә Зәй районы кырларында күпьеллык һәм берьеллык үләннәрнең икенче каты чабыла. 7 мең тонна печән, 61 мең тонна сенаж әзерләнгән. Тупланган терлек азыгы бер терлек башына 17,9 центнер тәшкил итә. “Зәй шикәре” агрофирмасы сенаж әзерләүдә алдынгы булса (биредә 16200 тонна әзерләнгән), “Зәй” агрофирмасы 2100 тонна печән җыеп, лидерлыкны бирми.