Татарстанда кияү кәләшне йөк машиналарыннан торган туй кортежы белән алырга килгән (ВИДЕО)
Бу туй бер ел элек - 2015 елның 28 августында булган. Әмма Айдар Низамов төшергән видеосы әле шушы көннәрдә генә пәйда булды. Роликтан күренгәнчә, "дальнобойщик туе" бик күңелле булган. Ап-ак йөк машиналарына төрле төстәге бәйрәм шарлары бик килешеп тора.