Хезмәтне куркынычсызлыгы – мөһим мәсьәлә
Зәй политехник колледжында хезмәтне саклау буенча координацион советның күчмә утырышы узды. Анда сүз торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш системасында хезмәтне саклау, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында барды. Координацион совет рәисе, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Нифатов белдерүенчә, булачак белгечләрне уку чорында ук хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен җитди төшендереп әзерләү мөһим. Ул шулай ук Зәй предприятиеләрендәге хезмәт куркынычсызлыгы торышы белән дә таныштырды.