Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Баланың коточкыч үлеме – ата-ананың төзәлмәс җан ярасы (булган хәл)

Җылы көннәре, кыска аяз төннәре белән, кояшлы, чәчәкле яз айлары килде. Табигать кенә түгел, адәм баласы да әлеге чорда  яшәрә, яңа хыяллар, якты уйлар белән яши башлый.

Әлфия тәрәзәдән бик озак карап торды. Тирә-юньнең матурлыгына сокланып туя алмады. Уен мәйданчыгында чабышып йөргән балаларны да елмаеп күзәтте. Ләкин иреннәре елмайса да, җаны елый иде аның. Чөнки йөрәк түрендә  түзә алмаслык тирән яра. Газиз баласын югалтканга да 20 ел узып киткән, ләбаса. Вакыт уза… Вакыт дәвалый диләр, Әлфия өчен киресенчә булды. Инде балаларны гына түгел, кыз-улларын җитәкләгән егетләрне күргәч тә, җаны эзгәләнеп куя. Чөнки улына да, исән булса, 32 яшь тулыр иде. Ир-егетнең иң матур чагы: гаилә корып, тормышта үз урынын тапкан вакыт.

Күп кеше Әлфияне шаян, җор күңелле кеше буларак белә. Илленең икенче ягына чыкса да, чибәр, эшендә дә зур уңышлар казанган. Үзе кебек сөйкемле кызы  үсеп килә, тормыш иптәше дә әйбәт. Әлфиянең шулай моңаеп, күз яшьләренә чыланып утырганын күпләр уйламыйдадыр. Вакыт дәваламаса да, баласын югалткан ана, тормыш авырлыкларын дөрес кабул итергә, башкалар өчен шатлык, сөенеч чыганагы булырга өйрәнде. Шуңа да, күпләр аның янына киңәш сорарга, моң-зарлары белән бүлешергә килә. Ә ул тыңлый, кирәк сүзләрен дә таба, кирәк булса, ярдәм  итә. Ә менә бүген ул үзе генә калып, күңелендә булган сагышын бераз булса да бушатырга теләде. Битләреннән эре-эре күз яшьләре агылды, ә уйлары белән  20 ел артка чигенде….

Әлфия ире Илдар белән яшьли өйләнешәләр. Матур, тыныч  гаилә барлыкка килә. Озак та тормый уллары Әмин якты дөньяга аваз сала, 4 елдан соң кызлары да туа.  Әмин кечкенәдән тәртипле, тыныч, бераз оялчан, әмма тырыш малай булып үсә. Әти-әнисенә гел булышырга омтыла, сеңлесен дә караша. Мәктәпкә укырга кергәч тә, бик теләп укый, әти-әнисенә аның хакта бары мактау һәм соклану сүзләре генә ишетергә туры килә.

Шулай көннәр көнне алмаштыра. Әлфия белән Илдар балалары өчен барын да булдырырга тырыша, эш көннәрендә хезмәт куялар, ял көннәрен бергә үткәрәләр: кышын чаңгыда йөриләр, җәйләрен урманнарга баралар. Гаиләдә тынычлык, мәхәббәт хөкем сөрә. Тормышта бар да җай гына бармый шул. Йөрәкләрне өшетерлек зур кайгы көне дә килеп җитә.

Бик матур кышкы көн була. Әмин дуслары белән бераз урамга тау шуарга чыгарга рөхсәт сорый. Әлфия каршы килми. Улы ишектән чыгып китәм дигәндә генә: “Улым, әллә чыкмыйсыңмы, иртәгә иртән торасың да бар,” – дип әйтеп куя.  Әмин “озакка түгел” дип чанасын күтәреп урамга йөгерә. Әйе, ана йөрәге сизенә диләр. Әлфия дә сизенгән күрәсең, ләкин бу күңел халәтен аңлап бетермәгән булгандыр…

Тау тулы бала чага. Балалар берсен-берсе узыша чана шуалар, кар атышалар. Аларның көлүләре ерак-еракларга тарала. Балачакның иң гүзәл, иң борчусыз чаклары. Аеруча кышның шундый матур көнендә ничек кызык булмасын инде? Әмин дә дуслары белән бирелеп китеп уйный.

Әминнең юклыгын дуслары башта сизми, бераз вакыт узгач кына эзли башлыйлар. Югыйсә, саубулашмыйча китми иде бит… Дусларга да, әти-әнисенә дә  исән килеш Әминне күрергә насыйп булмый…. 12 яшьлек Әмин таудан шуып төшкәч, сикереп китеп капкачы булмаган канализация люгына төшеп китә…

Эзләү эшләре бик озакка сузыла, махсус өйрәтелгән кешеләр дә, туганнар-дуслар һәм битараф булмаганнар да канализация юлларын тикшерә. Әлеге хәбәр бик еракларга тарала. Бер тәүлек, ике тәүлек…. бала табылмый, ә ана йөрәге “туктыйм-туктыйм” дип тибә, җаны эзгәләнсә дә, өметен җуймаска тырыша. Баланы өченче көндә генә табалар. Эзләү эшләре иске план буенча алып барылганга, канализация юлларының бер өлеше тикшерелмичә калган була. Әмин нәкъ шунда ярдәм көткән булып чыга. Әлеге урынга ахырдан очраклы рәвештә генә килеп чыгалар. Бала котычкыч танымаслык хәлдә була…

Үткәрелгән экспертизадан соң шул ачыклана: Әмин әле ике тәүлек исән була. Курккан, туңган бала ярдәмгә дә чакырып карагандыр, табарларына да өметләнгәндер. Табалар, әмма соң була инде, бик соң…  Бала егылып киткән җирдән бик еракка йөзеп киткән. Нәкъ шул көннәрдә ерак түгел урнашкан заводтан су кудырткан булалар, шуңа да Әмин көчле су ташкынына эләгә, ләкин барыбер гомере өчен керәшә… Кызганыч, исән калу гына насыйп булмый.

Әлеге хәлне тикшерү бик озакка сузыла: люкның капкачы булмавы, эзләү эшләренең дөрес түгел план белән алып барылуы күп сораулар тудыра. Баласын югалткан гаиләгә зур акчалар да тәкъдим итеп карыйлар. Ләкин Әминне инде кире кайтарып булмый…

Әлфиянең үксеп елаган чаклары, үз-үзенә кул салырга да теләге була. Әлеге  хәл  турында ишеткән һәр ана кешегә авырдыр, ә Әлфия ханымның ниләр кичергәнен күз алдына да китерергә кыен. Ул бер атна өчендә 10 елга картая: чәчләре агарып, күзләрендә яшәү яме сүнә… Бәлкем, шулай дәвам да итәр иде, ләкин  кечкенә кызы булуы аңа ярдәм итә. Әкренләп булса да, ул кире үз тормышына әйләнеп кайтырга тырыша, яраткан эшен дәвам итеп карый… Бик озакка сузыла бу чор, елмаерга да яңадан өйрәнергә туры килә. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән үзендә көчләр таба. Тормыш кабат үз тизлегендә бара башлый. Элек белгән Әлфияне хәзер күпләр танымас та мөгаен, ул актив, чибәр, гел елмаючан. Ләкин әле бу, Әлфия булган фаҗигане онытты дигән сүз түгел, киресенчә, әлеге яра елдан-ел тирәнәя. Аның яшьләрен кеше күрми, чөнки ана кеше йөрәге белән елый,ә бу күпкә авыррак һәм кыенрак. Әлфия тормышы белән килеште, әлеге сынау гаиләсенә килгән икән, инде вакытны кире борып булмый, бу инде күптән язылган тәкъдир. Адәм баласы сабырлык күрсәтеп, тиешенчә кабул итәргә генә тиеш.

Халыкта шундый әйтем бар:  “Иң бәхетле кеше — әти-әнисен соңгы юлга озатып елаганы, иң бәхетсезе – үз баласың соңгы юлга озатып күз яше түккәне.” Чыннан да, әти-әнисен соңгы юлга озату, алар өчен догада булу һәр баланың бурычы, шулай булырга да тиеш кебек. Ә менә баланың үлеме – бу ата-ана өчен зурдан зур кайгы. Үлеме дә төрле була икән. Бер гөнахсыз баланың шулай тилмереп җан бирүен күз алдына да китерү авыр.

Әлеге хәл күпләргә дәрес булыр дип ышанасы килә. Һәр кеше үз эшенә җаваплы карарага тиештер, бәлкем, менә мондый очраклар да азрак булыр иде. Бала – зур бәхет, Аллаһы Тәгалә биргән олы бүләк. Күп очракта, без, кешеләр, артык ашкынып, ашыгып яшибез. Яшәү дәверендә туган вак-төяк проблемаларга артык борчылып тормышның мәгънәсен дә югалтабыз кебек. Ниндидер материал әйберләр күпкә кадерлерәк булып тора. Аллаһы Тәгалә безне инде күптәннән бәхетле иткән, бары шуны аңлап, тәмен тоеп яшәү кирәк. Сабыйлары булган гаиләләр аеруча да бәхетле. Шуңа да, балаларыбыз, туганнарыбызның кадерен белеп, рәхмәтле булып, күңел җылылыгына, матур сүзләргә саран булмыйча, камиллеккә омтылып яшик! Аллаһы Тәгалә сынау килгән ата-аналарга, хәзерге вакытта авыр хәлдә калганнарга сабырлыкларын, түземлекләрен, рухи көчләрен биреп, күңел тынычлыгы табарга насыйп итсен иде!

(язма тормыш хәленә нигезләнеп язылды)

http://tatar-today.ru



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net