Татарстанда юл һәлакәтендә сигезәү һәлак булганнар (ФОТО)
Бүген көндез "Казан-Шәмәрдән" трассасының 86 нчы чакрымында Citroen Jumper микроавтобусы һәм Hyundai җиңел машинасы бәрелешеп, зур юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Фаҗигадә 8 кеше һәлак була.
Әлеге хәл иртәнге якта булды.
Һәлак булучылар: "Хундай" автомобиле пассажиры һәм йөртүчесе, микроавтобус шоферы һәм пассажирлары барысы да Саба районыннан.