Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


ӘБИ ПАТШАГА ҺӘЙКӘЛ УРЫНСЫЗ

Казан шәһәре мэриясе уйлап чыгарганча, Кабан күле ярында Әби патшага һәйкәл куйсак, безне Кырым татарлары дөрес аңламас. Чөнки Екатери­на II Кырым татарларын һәм нугай милләтен җир йөзеннән сөртеп ташлау турында Указ чыгарган патша. Кырымдагы туганнарга аеруча авыр булган бу заманда Казан татарлары мондый монафыйклыкка бармаска тиеш.
 
Күптән түгел, Татарстан Фәннәр академиясе бинасында Бөтендөнья татар яшьләре форумы, татар иҗтимагый үзәге вәкилләре һәм татар архитекторлары, тарихчылар катнашында үткән түгәрәк өстәл сөйләшүендә яңгыраган төп фикер менә шул булды.
 
Проблеманы җентекләп тикшерүгә күчкәч, гомерен милли архитектурабызны өйрәнүгә багышлаган архитектура докторы Нияз Халитов, гомумән,  башкалабыздагы милли төзелеш торышына бәя бирде. “Казан – ул күчмә халыкларның йорт кору стиленнән башлап Азия, төрек, сәлҗүк, госманлы, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Патша Россиясе, Советлар Союзы чорлары стильләрен үзендә берләштергән үтә бай архитектуралы шәһәрләрнең берсе. Биредә хәтта рус архитектурасының да үз стиле бар. Мәсәлән, Сөембикә манарасы псевдотатар стилендә төзелгән. Аны рус төзүчеләре салганын беләбез. Аңа татар төсмерен бирергә тырышканнар. Мәскәүнең Казан вокзалы, Василий Блаженный соборы да нәкъ шушы стильдә төзелгән.
 
Казанның архитектурасына 1500 ел. Ничек, шәһәрнең үзенә бер мең  яшь бит, дип каршы төшәләр миңа. Дөрес, әмма Казан Болгардан күчерелгән архитектура нигезендә корылган. Башкаланың борынгы йортларында милли архитектура мисалы булып тирмә, капка, гөмбәз, ай һәм йолдыз билгеләре сакланып калган. Елга порты бинасы, Киров районындагы Кызыл капка, элеккеге яшьләр театры бинасы - татар архитектурасының ачык мисалы. Ни кызганыч, милли корылмалар җимерелә бара. Мәсәлән, хәзерге яһүд мәктәбе урынында XVIII гасыр бинасы иде. Ул нигезенә кадәр җимерелде.
 
Бүгенге Казанның тышкы кыяфәтенә карасак, нәрсә күрәбез соң? Беренчедән, тарихи биналарны тоташтан җимерү һәм яңадан торгызабыз, дип уйлап йортларга якынча тарихи кыяфәт бирү. Болар һәр икесе дә югалту. Архитектура ул – халык һөнәрчелеге түгел, ә дәүләт төзелеше”, - дип сөйләде галим. Нияз Хаҗи улы, үз белемнәренә таянып, Милли архитектураны үстерү концепциясен төзегән. Аны шәһәр хакимиятенә тәкъдим иткән. Әмма бу хезмәт белән кызыксынучы булмаган.
 
Белгеч күзлегеннән караганда, хәзер башкала биналарының стиле инвесторлар заказыннан тора. “Йортка милли төсмер бирүче  гөмбәз ясарга инвесторның  акчасы жәл. Хәер, бер Казанда гына түгел, Европаның бик күп шәһәрләре шулай үсә. Итальяннар шундый заманча стильгә милли бизәкләрен кертә башлады һәм ренессанс стиле туды. Бу алымны хәзер бар дөнья куллана. Мин дә Казанда  “Панорама” рестораны кебек йортларны күреп сөенәм. Кызганыч, бу мөһим эш аерым архитекторларның тоемлавы аркасында гына бара, ә тарихны, гореф-гадәтләрне үз эченә алган комплекслы план белән алып барылмый”, - ди архитектура докторы.
 
Нияз әфәнде күтәргән икенче мәсьәлә – Казанда элеккеге исемнәр, топонимнар бөтенләй дә кулланылмый. “Кремль эчендә бер генә дә татар атамасы юк. Ни урам, ни тыкрык. Хәтта Бишбалта исемен дә бирдертә алмады халык. “Корстон”, Ривьераларны “Шәм-палас” кебек сүзләр белән алмаштырсаң да, биналарга милли төсмер биргән кебек була”.
 
Милли хәрәкәт вәкиле Фәрит Зәкиев тә үз тәкъдимнәрен әйтеп узды: “Универ­сиада өчен биниһая зур биналар төзелде. Шуларның берәр җиренә милли бизәкләрне төшерергә була иде бит. Татарларның ат яратуы белән мактанабыз, әмма Казаныбызда бер атлы һәйкәл дә юк. Әйтик, тимер юл вокзалы каршында кунакларны Олуг Мөхәммәд ханның атлы сурәте каршы алса, никадәр яхшы булыр иде. Ә Җиңү проспектына (Южный трассасы) (Болгар юлы) Алмыш ханны бастырып куярга мөмкин. Топонимика мәсьәләсендә милләтне бигрәк тә  рәнҗетәләр. 9 мет­ро  тукталышының  нибары  2се татарча атала. Иҗтимагый хәрәкәт булачак яңа 3 тукталышка “Сөембикә”,  “Олуг Мөхәммәд”, “Бәхтияр Канкаев” исемнәрен тәкъдим итә. Казанның парк һәм скверлары да европача стильдә. Ни өчен аларда һәм балаларның уен мәйданчыкларында татар әкиятләре геройларын яки Тукай персонажларын кулланмаска?
 
Башкала хакимияте ике дәүләт теле турындагы канунны санга сукмавын дәвам итә. Химиклар мәдәният сарае паркында Россиянең күренек­ле химикларының тормыш юлын чагылдырган аллея ясалды.  Барлык язмалар да рус телендә генә булу өстенә, үзебезнең күренекле татар химигы Гыйлем Камайга биредә урын табылмаган. Мин бу паркта шул рәвешле закон бозучыларны штрафка  тартыр­га чакырам”.
 
Яшь галим, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов: “Башкалада күрсәтмә такталарда татар теле 5 процентка гына кулланыла. Хәтта инглиз теле дә күбрәк очрый. 18 министрлыкның элмә такталары бары тик рус телендә генә. Шәһәребездә барган төзелешләргә, куелган символларга карата һәр ике милләт тарафыннан да каршылык юк дип белә идек. Әмма шәһәр хакимиятенең Әби патшаны мәңгеләштерер­гә теләве интернетта да,  халыкта да бәхәсләр уятты.  Без патшабикәнең таш мәчетне төзергә рөхсәт бирүен болай да онытмыйбыз. Моның иң зур истәлеге булып Мәрҗани мәчете бүген дә эшләп тора. Шул ук вакытта аның башка рус булмаган милләтләргә карата кыру сәясәте алып баруын да онытмыйк. Мәчет салырга указны да ул инде Казан татарлары соң чиккә килеп җиткәч, изелүгә түзмичә баш күтәрүләр булмасын өчен, ташлама рәвешендә чыгарган. Патшабикәгә истәлек булып, Бауман урамында каретасы утыра. Казанны саклаучыларга һәйкәл дә куелмаган килеш, бер үк кешегә 4 урында истәлек билгесе булдыру - гаделсезлек”, - дип, татар яшьләренең уртак фикерен җиткерде. Аның фикерен Тәбрис Яруллин да куәтләде. “Самодержавиене мәңгеләштерү Казан халкына нәрсә бирә? Безнең һәйкәл куярлык үз шәхесләребез бар”, дигән фикерләр дә яңгырады. Казан архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы, шәһәр дизайны бүлеге башлыгы Жанна Белицкая шәһәр идарәсе игълан иткән бәйге Екатерина II гә түгел, ә аның таш мәчет төзергә рөхсәт иткән карарына багышлана дип искәртте. Ул бөтен проектлар да җәмәгать тыңлаулары аша үтә, диде. Ханым бу тәкъдимне кем кузгатуын әйтә алмады. Яшьләрнең Казанда яшәп иҗат иткән шәхесләребез Рөстәм Яхин, Сара Садыйковаларга һәйкәл булдыру тәкъдименә: “Акча юк”, - дип кенә җавап бирде.
 
Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.
 
.Нияз Халитов Казандагы әлеге бинаны татар архитектурасы өслүбендә төзелгән дип саный.




Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net