Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


“АЛМАГАЧЫ ЧӘЧӘК АТА МАЙНЫҢ УНБИШЛӘРЕНДӘ...”

Язның иң хозур, иң матур чагы – ул алмагачларның чәчәк атуы, сайрар сандугачларның чут-чут итеп таң алдыннан сайраулары, күкеләрнең берсеннән-берсен уздырып моңлы һәм серле итеп кычкырулары. Бу чор һәр кешене уйландыра, табигать-Анабыз биргән матурлыкны югалтмаска, узган буын – бабаларыбыз, әбиләребез һәм әти-әниләребез калдырган мираска игътибарлы һәм сак карашка өнди.

Минем туган авылым – Аксар. Әти-әнием авылда, колхозлашу чорыннан башлап, басу-кырларда хезмәт иткәннәр. Әтием Шаһиморза Шәвәлиев колхозга беренче тракторлар алып кайткан. Ул заман техникасын оста кулланып, республикакүләм ярышларда зур уңышларга ирешә. 1938 елда Татарстан АССР Югары Советына депутат итеп сайлана. Депутатлык вазифасын 1946 елга кадәр башкара. Сугыштан соңгы елларда аны “Кызыл Октябрь” колхозы рәисе итеп сайлыйлар. Бу елларда ул бөтен тырышлыгын Аксар авылы кешеләренең тормышын яхшыртуга, яңа йортлар, терлекчелек фермалары төзүгә багышлый. Күмәк хуҗалык, республика күләмендә генә түгел, бәлки СССР күләмендә зур уңышларга ирешә. Берничә ел “Кызыл Октябрь” колхозы Мәскәүдә ВДНХ күргәзмәсендә 3 алтын, 4 көмеш медальгә лаек була. 1955 елда ВДНХ карары белән колхоз рәисе “Москвич” җиңел машинасы белән бүләкләнә.

Безнең районыбыз авылларында Сабантуйлар, әлбәттә, табигатьнең матур почмакларында уздырыла. Шулар арасында минем туган авылым Сабантуен уздыру урыны иң матуры дип саныйм. Бу матурлык – авылымның өлкән буын кешеләре фидакарь хезмәте җимеше, аларның тырышлыгы белән әлеге урынга нигез салынган, узган ел аңа 60 ел тулды.

1955 елның сентябрь аенда колхоз рәисе тәкъдиме белән идарә утырышында яшелчә бакчасы янында 5 гектар мәйданда алма бакчасы утырту турында карар чыгарыла. Шуны тормышка ашыру йөзеннән, Шаһиморза Шәвәлиев (колхоз рәисе) Минзәлә районы “Дружба” колхозына, үзенең таныш колхоз рәисе В. Костин янына киңәшкә бара. Ул вакытта “Дружба” колхозы республикада иң зур алма бакчасы белән танылган булган. В. Костин 5 гектарлык алмагач үсентеләрен октябрь башында килеп алырга куша. Сентябрь башыннан булачак алма бакчасы бригадиры итеп Исмәгыйль абый Талиповны билгеләп куялар. Аның җитәкчелегендә җир әзерләү, утыртыласы алмагач рәтләрен, чокырларын булдыру, черемә кертү һәм башка эшләр эшләнә.

Мин 1955 елда унъеллык мәктәпне Түбән Биштә тәмамладым. 1955 елның 2 октябрендә әти миңа, сиңа җир-бакча җене кагылган (әлбәттә, көлеп) Мөхәммәтдин  абыең Хәкимов белән “Дружба” колхозына барып, алмагач үсентеләре алып кайтырсың, диде. Безне колхоз рәисе В. Костин каршы алып, алма бакчасын күрсәтеп йөрде, минем андый зур алма бакчасын күргәнем юк иде, сокланып карап йөргәнем әле дә хәтердә. Күрәсең, алмаларның уңышы шул кадәр күп булган, алма өемнәрен җиргә салып, мата белән каплап куйганнар. Безгә кирәкле алмагач үсентеләре бер машинага гына сыймады:            В. Костин җиде сорт алмагач үсентеләре сайлап бирде. Калган үсентеләрне икенче тапкыр Шәйхразый абый Зиһаншин белән алып кайттык. Алма бакчасын утыртуда күбесенчә яшьләр – кызлар катнашты. Буласы алма бакчасының көнчыгыш, көньяк һәм көнбатыш ягына агачларны (алар хәзер зур агачлар), җилдән ышыклау өчен, Мөнир абый Гыйззәтуллин звеносы утыртты, чөнки элек басу-кырларда урман полосалары утырту белән шөгыльләнәләр иде. Әтинең хыялы алма бакчасын тагын да зурайту, ягъни зират ягына якынлаштыру иде.

Безнең халыкның матур бер гыйбарәсе бар: кеше китә, җирдә эзе кала. Өлкән буынның безгә калдырган матур эзләрен онытмаска, нинди генә тормыш ыгы-зыгыларына карамастан, югалтмаска, киләчәк буыннар өчен табигать-Анабыз биргән һәр матурлыкны саклый белергә, аны баетуга һәр буын үзеннән өлеш кертергә бурычлы дип саныйм. 


Ria.city
Загрузка...

Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net