Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


«Бәхет эзләп киткән идем синнән...»

Мин Сания Гыйльмулла кызы Хәйретдинованы (Карюкова) шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе һәм туган ягы – Зәй төбәгендә урнашкан авылларның тарихын өйрәнүче шәхес буларак беләм. Җир шарында нинди генә матур урыннар юк! Нинди генә матур урыннар булса да, безне күңелебез, җаныбыз туган якларга тарта. Туган нигез – ул безгә дәрт һәм көч биреп торучы сихерле урын. Һәр кешенең матди дөньяга аяк басуы туган җиреннән башлана һәм алдагы тормышта, диңгездә корабларга караңгыда юл күрсәтүче маяк кебек, исәп ноктасы булып тора.

Ул узган гасырның уртасында гыйнвар аенда Бура-Киртә авылында дөньяга килгән. Шуңа күрә Сания ханымга кышның суыгы да, бураны да бик таныш дуслар булганнар. Бу аның шигырь юлларында ачык күрсәтелгән:

Бураннарга күмелеп назланганмын,    

Яңгырларда битемне юганмын.

Дөнья матурлыгын күрә беләм –

Әле дә ярый туганмын, – дип яза ул бер шигырендә.

Сания ханым башлангыч сыйныфларны авыл мәктәбендә укый. Аннан соң белем алуны туган авылыннан җиде чакрым ераклыкта урнашкан Түбән Биш мәктәбендә дәвам итә. Бу мәктәптә яшүсмер кызга татар һәм рус телләренең бөтен матурлыгын шигырьләр аша аңлата белүче, гади сөйләмдә дә шигырь юллары белән аңлатучы авыл укытучысы Михаил Ильич Куприянов шигъри иҗат күзәнәкләре сала һәм күңелендә иҗатка булган ышанычын ныгыта. Моның башкача булуы да мөмкин түгел, чөнки әлеге мәктәпне татар халкының танылган олпат шагыйрьләреннән берсе  – Мөдәррис Әгъләмов тәмамлаган бит.

Урта белемне Сания ханым Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге урта мәктәбендә ала. Мәктәпне бетергәч,  хыялы  химия фәне буенча югары белем алу һәм  “Нижнекамскнефтехим” оешмасында хезмәт итү була.

”Бәндә баласы ниятли, әмма Алла боера”, - дигән сүзләрдән күренгәнчә, аңа, сәламәтлеге какшау аркасында, югары уку йортына керү насыйп булмый. Кыз үзенең яшьлек хыялын күңеленең ерак почмагына салып куя. Бер ел Казанның тугызынчы хәрби заводында эшли, аннан соң яңа гына төзелә башлаган автомобиль төзүчеләр башкаласында урнашкан төзелеш оешмасына эшкә керә. Биредә  ут күрше Башкортостаннан төзелешкә килгән үзенең икенче яртысы - Хәнәфи әфәнде белән таныша һәм тормыш корып җибәрәләр. Алар һәркем сокланырлык ике егет үстерәләр. Сания ханым озак еллар измә-бетон заводында  чимал цехы башлыгы һәм профсоюз комитеты рәисе булып эшли.  Аның күңелендә Михаил Ильич салган иҗади күзәнәкләр тишелеп чыга һәм шул чорда ул “Алтын күпер” һәм “Гомер – мизгел”,  “Төзүчеләр күңеле” шигырьләр җыентыкларын бастырып чыгара. Лаеклы ялга чыгар алдыннан Яр Чаллы шәһәрендә ике телдә нәшер ителүче “Мәйдан” журналында җаваплы урыннарда эшли.

Мәхәббәт җимешләре - уллары Нияз һәм Илдар үсеп җитәләр. Илебезнең төп кануны буенча буйга җиткән егетләр Ватан алдындагы үзләренең изге бурычын үтәргә тиеш. Сания ханымның олы улы Илдар да хәрби хезмәткә алына. Күпмедер вакыттан соң, ул Төньяк Кавказда барган хәрби каршылык учагына җибәрелә. Бераздан егеттән хәбәр килми башлый, ә бу билгесезлек ана йөрәгенең тынычлыгын ала. Билгесезлектән ут йоткан Сания ханым ”Россия солдат аналары” иҗтимагый оешмасының Яр Чаллы бүлегендә җиң сызганып эшкә тотына. Туксанынчы еллар уртасында аңа Мәскәү шәһәрендә бу оешманың ил буенча башкарма комитеты җыелышында катнашырга туры килә. Аның ярдәме белән бу оешма кысаларында кайсы солдатның кайда һәм кайчан хезмәт иткәнлеген даими белеп тору өчен мәгълүмат үзәге оештырыла. Әлеге үзәкне булдыру мәсьәләсенә хәрбиләр бик каршы торалар, чөнки бу эш үз вакыты өчен хәрби серләрне халык алдында ачып бирү була. Сания ханым Төньяк Кавказда булган вакытта андагы хәрбиләр һәм гади халык белән уртак тел таба һәм Чаллы шәһәреннән анда хәрби хезмәткә китеп, хәбәре булмаган 72 егетне башка әниләр белән берлектә эзләп таба. Халыкның “Сугыш соңгы һәлак булган солдаты күмелгәч кенә тәмам була”,  дигән гыйбарәсен истә тотып, Сания ханым 72 солдатның икесенең кайда һәм ничек һәлак булуын ачыклый. Бу оешмада ул дистә елдан артык – 1995 елдан 2006 елга кадәр эшли.

Яшь солдатлар язмышы, ата-ана хәсрәте, аларның фаҗигасе  иҗатында да чагылыш тапмый калмый. Улларын әфган һәм чечен сугышларында югалткан аналарның кара кайгысын үз йөрәге аша үткәргән “Һәр өзелгән гомер – өзелгән җыр” шигырен яза.  Анда бер сугыш ярасын икенчесенә алыштырган хатын-кызның җан авазы ишетелә:

Ата сагышы әле онытылмаган –

Улларыбыз китеп бардылар...

Еллар кебек озын көнне санап,

Хәбәр көттек газиз баладан.

Хәбәр килде кара кайгы булып,

Табут кайтты чит-ят каладан.

Күз яшемне йотып, ләгънәт укыйм,

Тыныч көндә тормыш өзелә.

Кемгә кирәк сугыш? Кем гаепле?

Җавап бирсен карап күземә!

Әлеге сугышны әйдәп алып баручыларның берсе, Россиянең оборона министры Павел Грачев солдат әниләренә: ”На войне есть плановая смерть”, – дип әйтергә җөрьәт итә. Шуларга җавап итеп, бөтен солдат аналары исеменнән шагыйрә:

Нишли алсын халык? Баласына

Язар ул тик бәет.

“План белән, уйлап сугыш ачкан

Хөкүмәткә гаеп!” – дип яза үзенең ”Гаепләү” шигырендә.

Сугыш ачысы, чарасызлык, аналарның, балаларның кан  яше шагыйрәнең “Сугышка дип беркем бармады”,  ”Ачыну”,  ”Кайтырбыз”,  “Җир ярасы”,  “Син, әнкәй, рәнҗемә”, ”Чечен курпылары”, ”Беләм!”кебек шигырьләрендә дә чагылыш тапкан.

“Дөньяда иң түземле кешеләр кемнәр?” – дип сорасалар, ”Алар-безнең газиз әниләребез!” - дип җавап бирергә була. Аналарның бөеклеге, бетмәс-төкәнмәс сабырлыгы, олы җанлылыгы  аның “Дөнья яме – әнкәй”,  “Әнкәй”, ”Ышана алмыйм”, “Югалту”,  ”Әнкәм тавышы”,  ”Ташлама, әни!” шигырьләре аша бирелгән.

Миңа якташыбыз Сания Хәйретдинованың “Алтын күпер” шигырьләр җыентыгындагы Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовка багышланган “Таңнар көн дә туа” исемле шигыре аеруча ошый. Шигырьдә Бура-Киртә, Ашыт, Бистә башы, Түбән Биш авыллары турында язылган. Халык шагыйренең туган авылы – Бистә башының серле дөньясы һәм анда урнашкан моң чишмәләре турында бәян ителә. Шагыйрьнең, әти-әнисен иртә югалтуга карамастан, үз максатына туры баруы күрсәтелә:

Шигырьләрдән нигә моң саркыла?

Моң чишмәсе кайдан? Юл башы?

Корт анасы китсә, күч тарала...

Ниләр генә күрми ир башы!

Шагыйрәнең иҗатында туган ил һәм халык язмышы темалары аерым урын алып тора. ”Яралы каеннарым”, “Сагыну”, “Ил бәхете нидә?”,  “Татар сагышы”, ”Бизәге җаннардан яралган”,  “Маргиналлык фаҗигасе” шигырьләре нәкъ туган туфрак, үткәннәрдә генә калып барган халык  хәтере, тапталган горурлыгы хакында.

Каен иле – минем илем,

Халкым җанында ярасы.

Үз җанына балта чапкан

Татарның маңкорт баласы, – дип яза ул “Яралы каеннарым” шигырендә.

Шулай да шагыйрә өметен өзми. “Балачагым нигезе”, “Туган авылым. Бура-Киртәм” шигырьләрендә дан җырлаган туган ягы тарихына мөрәҗәгать итә. “Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, дигән гыйбарәне истә тотып, ул якташлары белән берлектә туган авылының тарихын яктыртучы “Бура-Киртә: Иң серле, иң изге нигезем” китабын нәшер итә. Моның өчен аңа кирәкле белешмәләрне бөртекләп җыярга, архивларда тарих тузаннарын күп суларга һәм бөтен җыелган мәгълүматны үзенең күңеле аркылы үткәрергә туры килә.

Игелегем сиңа тиде микән

Тик бер генә тамчы, Бура-Киртәм?

Татлы хыял, якты уйлар белән

Бәхет эзләп киткән идем синнән...

   Әлеге хезмәт “Заман һәм шәхесләр”, “Бүгенге көн язмалары”, “Архив язмалары”, “Бура-Киртә авылы хаҗилары”, “Аерым күзәтүләр”, “Авылымның рухи дөньясы” дип исемләнгән алты бүлектән тора. Аның нигезе Сания ханымның туган авылы Бура-Киртәдә яшәгән шәхесләр турында мәгълүматлардан гыйбарәт. Хезмәтен үзенең Кашшафетдин бабасының шәҗәрәсен өйрәнүдән башлый. Унтугызынчы гасыр башыннан  алып, үзенең авылында яшәгән нәселләрнең шәҗәрәсен төзи, сугыш кырларында ятып калган авылдашларының исемнәрен әлифба тәртибендә архивлардан язып ала. Зәй ягы зыялы шәхесләргә бик бай. Хезмәтендә алар турында да мәгълүмат җыелган.

Әлеге хезмәттә татар халкының йөз аклыгы, аның горурлыгы булган, болгар бабаларыбыз чорында Зәй төбәгендә яшәгән атаклы шагыйрь Кол Галинең тормышына кагылган фаразлар, XVIII гасыр язучысы Таҗетдин Ялчыгол  турында да мәгълүматлар бирелгән. Сания ханым үзенең нәселен дә әтисе һәм әнисе ягыннан тикшереп чыга. Аларның нәселе ярты авылга таралган. Сания ханымның әтисе Гыйльмулла карт узган гасырның илленче елларыннан сиксәненче елларына кадәр авылда мулла вазифасын башкара. Заманы өчен батырлык була аның бу изге эше. Җомга саен намазга чакырып, кешеләрне дингә тартырга тырышып яши ул. Хәзерге көнне аның изге эше Сания ханым кулына калды. Бу изге эштә аңа дин өчен корбан булган ерак бабасы Колшәриф мулла васыяте дә ярдәм итә.

Сания ханым – шактый катлаулы һәм озын тормыш юлы аша үтеп, үз кыйбласына тугрылыклы булып кала алган күпкырлы шәхес. 





Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net