Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Тыл хезмәтчәннәренә уңайлы бүлмәләр (+ФОТО)

Юхмачыдагы интернат-йортта алты Ватан сугышы ветераны яши. Аларга яу кырларында мылтык тотып сугышырга, тоташ ут яудырган дошманга каршы һөҗүмгә күтәрелергә туры килмәгән, билгеле, моның өчен яшьләре җитеп бетмәгән. Әмма һәрберсе үз хезмәте белән җиңүне якынайтуга өлеш керткәннәр.
 
 
Гайнетдинов Идрис абый гомер юлы турында бернәрсәне дә яшермичә сөйли. Сиксән алты яшендә кечерәк кенә буйлы бабай әле бик хәрәкәтчән, русча-татарча да йөгерек һәм тере итеп сөйли, вакыйгаларны күз алдына китереп бастыра.
–Сугыш башлангач, безне Үргәгаргә эвакуацияләделәр. Миңа бит инде унбер яшь иде, барысын да яхшы хәтерлим. Кайтучылар күп булгандыр, дүртәр гаилә кечкенә генә бер өйгә сыеп яши идек. Ут юк, керосин юк, утын җитәр-җитмәс. Ашарга да юк, билгеле. Ә менә эш, авыр хезмәт дигәне җитәрлек иде. Әнигә ике гектар бодай кырын утарга бирәләр, без аңа булышабыз – кояш белән торып, басуга ашыгабыз, алабута йолкарга. Малай килеш үгез җигеп (атлар сугышта) Тумба урманнарыннан агач ташыдык. Безгә, балаларга авыр булды, билгеле. Әмма әнкәйләребез ничек чыдагандыр?! Эш кенә түгел, бала-чага да алар өстендә бит! Минем ике энем кеп-кечкенә килеш үлделәр. Әни йөрәгенә нинди яра, нинди кайгы!–дип, хисләре кайнагангадыр инде, бер урында тик утыра алмый сөйләде ул балачагы турында.
Идрис абый яшәгән бүлмәне мини-интернационал дип атарсың. Александр Лапшин Мәскәүдә туып үскән. 
Сугыш елларында 13 яшеннән станок артына басып, слесарь-инструментчы булып киткән ул. Инде күп нәрсәне хәтереннән җуйса да, үзе эшләгән заводның номерын талисмандай кабатлый: “476 нчы завод, самолетларга детальләр штамповать иттек”,–ди ул, зәп-зәңгәр күзләрен миңа текәп.
Сугыш чоры Мәскәүне яхшы хәтерли Александр Семенович, карточкага бирелә торган 650 грамм кара ипине дә, зенитчыларның Мәскәүне бик нык саклауларын, бомбаларның сирәк төшүен дә, әтисенең сугыштан яраланып кайтуын да өзек-өзек сүзләр белән сөйләп бирә алды ул.
–1941 елда Саша дәдәй инде станок артына басып эшләгән. Аның әле шундыйфоторәсеме дә бар. Ә аннары язмыш аны Казанга китергән, авиация-сәнәгать берләшмәсендә эшләгән. Хәзер бездә, үзен бик яратабыз, әйбәт бабай ул,–ди интернатның социаль эш буенча белгече Татьяна Клянина.
Өченче ветеран – Михаил Ижуков, Борискино авылыннан. Сугыш чоры балачагын искә төшерүгә, бабакайның тамагына төер тыгылды, күзләреннән яшьләр бәреп чыкты.
–Без җиде бала идек, ач-ялангач яшәдек, колхозда эшләдек,–дип кенә әйтә алды ул. Татьяна Александровна өстәп куйды:
–Искра” колхозында төрле эшләрдә эшләгән Миша агай. Ә аннары бездә, Юхмачыда яшәде, “Заветы Ильича” колхозында “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булды. Хатыны үлгәч, ялгыз калды. Безнең приют ачылуга беренчеләрдән булып монда килде. Бик әйбәт кеше ул, аралашырга, төрле экскурсияләргә йөрергә ярата.
Бу өч бабай, өч ветеран әле быел гына ремонтланган иркен, матур бүлмәдә яшәп яталар. Җиңү бәйрәменә әзерләнеп йөргән көннәрдә “Безнең кадерле ветераныбыз” акциясе кысаларында Юхмачы интернат-йортында өч бүлмәне өстәмә уңайлыклар булдырып ремонтладылар. Әлеге эшкә иганәчеләр җәлеп ителде. Идәннәр яңадан ясалды, түшәмнәр агартылды, затлы матур обойлар ябыштырылды. Тәрәзәләрдән хәзер җил өрмәячәк – аларны пластик рамлыларга алыштырдылар. Юыну бүлмәләренә дә өр-яңа җиһазлар куелды. Район бүлеп биргән средстволарга “Кызыл Шәрык-Агро”, “Хузангай” җәмгыятьләре, эшмәкәрләр Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар, Альберт Мөхәммәтшин, Гөлсинә Дәүлиева, Римма Пасыева, Дамир Әһлиуллин һәм башкаларның акчалата, җиһаз һәм материаллар белән күрсәткән ярдәме дә өстәлгәч, ветераннар өчен диелгән өч бүлмәне бик шәп итеп ремонтлап чыга алганнар.
Тагын ике бүлмәдә сугыш чорында авылда  эшләп, хәзер инде “тыл хезмәтчәне” исемен йөртүче әбекәйләр яши. Дарья Федоровна Сидюкова Аксубай районыннан. Үз ягына чакыралар, әмма аңа бездә бик ошый икән, китәсе килми. Аның бүлмәдәше Чуаш Кичүеннән Анна Дмитриевна Кирпичевага 94 яшь, ТАССРның атказанган укытучысы, бик күп буын авыл балаларына белем биргән. Кайчак шул укучылары интернатка килеп хәлен беләләр, укытучыларын сөендереп китәләр икән.
Ә менә Татаьяна Ефимовна Володина үзе генә яшәргә теләгән, аерым бүлмә алып гомер итә ул.  Демидовка авылында 1928 елда туган якташыбыз сугыш чоры авырлыкларын шулай ук җитәрлек кичергән.
–Без монда бик әйбәт яшибез: тәмле ашаталар, урын-җиребез чиста, инде бүлмәләребезне дә әнә ничек матурайттылар,–дип сөенә әбекәй.
Өстәмә уңайлыклар тудырылган бүлмәләрне бу атнада Татарстанның халыкны социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова, республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, республика ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков килеп күреп киттеләр. Алар да бу бүлмәләрне бик ошаттылар.
Әйе, Бөек Ватан сугышы ветераннары безнең өчен бик кадерле. Һәм бу кадер-хөрмәтне ул-кызлары белән яшәүче әби-бабайлар гына түгел, язмышлары олылар йортына китергән өлкәннәребез дә тоярга тиеш. Юхмачы интернат-йортында яшәүче ветераннарыбыз мондый кайгыртуны күреп-сизеп яшиләр.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.net — международная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net