Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


ЯУДА СЫНАЛГАН КАЗАН САМОЛЕТЛАРЫ

Татарстан Милли музее фондларында чын очкыч саклана. Аның да ниндие бит әле! У-2 (“учебный-второй” сүзләреннән)  По-2 дигәне! Советлар Союзы Каһарманнары Мәгубә Сыртланова, Михаил Девятаев Бөек Ватан сугышында нәкъ менә шундый данлыклы самолетларда очкан. Алар фашистлар өчен дәһшәтле һәм куркыныч көч булган. 46нчы хатын-кыз полкы составында сугышкан каһарман ханым шушы самолетта барлыгы 782 очыш ясаган.
 
У-2 очкычы Казанда эшләнгән. Бөек Ватан сугышы башлангач, Ленинградтагы бипланнар чыгаручы авиация заводы шул ук елның август аенда Казанга күчерелә. Әлбәттә, бу самолетлар башта сугыш өчен тәгаенләнмәгән, ул очучылар мәктәпләрендә, аэроклубларда өйрәнергә, күнекмәләр алырга гына яраклы, дип уйланылган була. Карап торышка кечкенә, тәбәнәк булган,  халык телендә “этажерка”, “кукурузник” дип исем алган бу самолетлар илнең авиациясе тарихында әһәмиятле роль уйный.
 
Тиздән, Төньяк башкаладан соңгы эшелон килеп, бер атна үтүгә, Н.Поликарповның бик гади конструкцияле У-2 се, бомбалар ташлаучы самолет итеп үзгәртелеп, һавага күтәрелә.
 
Әлбәттә, каркасы агач рейкалардан һәм фанерадан эшләнгән, киндер тукыма белән тарттырып тышланган самолет сугышта катнашыр дип беркем дә уйламый. Әмма фронтка техника җитешми. Самолет пулемет белән җиһазландырыла һәм 120 килограммлы бомбаларны йөртергә сәләтле була. Моннан тыш очкычның төтен чыгаргыч торбасына глушитель дә куела. 
 
Сугыш өчен тиз арада җиһазландырылган самолетлар җиңел бомба ташлагыч сыйфатында файдалану өчен серияләп җитештерелә башлый һәм легендар 46 нчы хатын-кызлар полкына бирелә. Немецлар башта бу рус очкычын,  юк-бар әйбер сыман,  җирәнеп һәм көлеп кабул итә, аларны “кофе тегермәне”, “рус-фанер”, дип атый. Ләкин дошманның очкыч турындагы фикере бик тиз үзгәрә. Күбрәк тәүлекнең караңгы вакытында оча, кинәт һәм тавышсыз гына килеп чыга, урман аланына да утыра, корылмалар тирәсендә дә посып тора ала торган самолетлар куркыныч көчкә әверелә, штурвалында утыр­ган, хатын-кызлар исә “төнге җен” исемен ала. Гитлер очкычны юк иткән һәр солдатның батырлыгын махсус билгеләп үтүне -  аңа дәүләт бүләге бирүне кертә.
 
Соңрак По-2 дип йөртелгән бу очкычлар исә, дөрестән дә, күп максатларга яраклы була. Ул разведкалар өчен дә, ягулык ташучы танкер буларак та файдаланыла. Самолетның штаб өчен, санитар техника итеп, элемтә максатларында кулланыла торган модификацияләре дә эшләнә. Казан авиация заводы хезмәтчәннәре – хатын-кызлар һәм үсмерләр кайвакыт тәүлеккә 10 самолет эшләп өлгертә торган була. 
 
Казан авиация заводы Ватан сугышы елларында Бөек Җиңүгә гаять зур өлеш керткән 11 мең По-2 бомба ташлагычын чыгарып өлгерә. Предприятие сугыш самолетларын җитештерү буенча хөкүмәт куйган бурычны үрнәк рәвештә үтәгәне өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1945 елда чыгарылган По-2 не музейга, сугыш тәмамланганнан соң ук, Казан самолет җитештерүчеләр чыгарган продукция үрнәге  буларак тапшыралар. 
 
Самолет хәзер музей фондында саклана. Әмма гел алай булмаган. Ул 1951  елдан 1987 гә кадәр – 36 ел дәвамында залдагы экспозициядә торган һәм килүчеләрдә һәрвакыт зур кызыксыну уяткан, аны аеруча балалар бик яратып карый торган булган.  Зур янгын исә ядкәргә әлләни зур зыян китермәсә дә, очкыч махсус шартлар тудырылмаган залда сакланганлыктан, аны яңартмыйча, экспозициягә кую мөмкин булмаган. 
 
2000 еллар башында авиатор-реставраторлар А.Алендеев, Л.Тимушев җитәкчелегендәге төркем самолетны яңарту эшенә керешә: стабилизатор махсус тукыма белән тышлана, винт буяла һәм ялтыратыла, канатның кайбер өлешләре заводтан чыгарылгандагы рәвешкә китерелә. Әмма акча булмау сәбәпле эш тукталып кала.
 
Билгеле ки, очучы хатын-кызларыбызның батырлыгы, тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеге турында сөйләүче бу ядкәр яңартылыр һәм,  Бөек Ватан сугышы экспозициясенә куелып, музейга килүчеләрнең кызыксынып карый торган ядкәренә әверелер  әле.
 
 
 
.Мәгубә Сыртланова.

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net