Кырлаңгы юлында автомобиль әйләнеп капланды, каза күрүчеләр бар
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичә таң белән сәгать 4ләр тирәсендә Буадан 3 километр 800 метр ераклыкта, Кырлаңгы авылы юлында ВАЗ-2107 автомобиле юлда әйләнеп капланып дамбага очкан.
Автомобильнең йөртүчесе һәм пассажир - 1981 һәм 1988 елгы егетләр - тән җәрәхәтләре алып дәваханәгә озатылган. Автомобиль төзәтерлек хәлдә түгел.