Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Кадыйр Сибгатуллин премиясе лауреаты Гүзәл Хәбибуллина:киләчәктә дә бергә булыйк!

Минем иң беренче “Авылым” дип исемләнгән шигырем 3 нче сыйныфта укыганда “Сабантуй” газетасында басылып чыккан иде. Ул вакыттан соң инде 20 елдан артык вакыт үтеп киткән. Шушы вакыт аралыгында 300 гә якын шигырь, дистәләгән хикәя – повесть, йөзләгән очерк һәм публицистик язмалар иҗат ителгән.

 Агымдагы елның 21 нче апреле гомеремнең иң шатлыклы көннәренең берсе булып истә калыр, мөгаен. Чөнки бу көнне миңа районыбызда чыгып килүче “Авыл офыклары” газетасы редакциясе булдырган Кадыйр Сибгатуллин исемендәге премия тапшырдылар. Бүген дә әлеге сөенечле вакыйгадан алган тәэсирләр белән яшәгән мәлем. Тормышымда иң зур уңышларымның берсе булган әлеге премиягә лаек булуымда, мине тәрбияләп үстергән әти-әниемнең, укытучыларымның һәм дә “Авыл офыклары” редакциясе коллективының да өлеше бик зур.

    Минем кебекләргә “иҗат белән җенләнгән” дигән сүзләр бик тә туры килә торгандыр. Чөнки мине, һәрчак нидер язып – сызып утырган кызыйны, әнием дә, иптәшләрем дә, бүлмәдәш кызларым да шулай, диеп атыйлар иде. Миңа, бар дөньямны онытып иҗат иткәндәге җан рәхәтлеген, рухи канәгатьлелекне иҗаттан кала, бер ни дә бирә алмый. Хәтерлим әле, мәктәптә укыган чакларымда ,өйгә кайткач, әти белән әни ,күп вакыт ,аяк очларына гына басып йөриләр иде. Әтием (урыны җәннәткә булсын мәрхүмнең) әниемә һәрчак: “Бик тавышланышмыйк әле, Гүзәл тагын нәрсәдер яза анда”, - диеп, аны я ишегалды тирәсенә алып чыгып китә, я, ишекне ябып куя иде. Әнием гомер буе, мин язмаларымны төрле матбугат чыганакларына җибәрсен диптер инде, бик күп гәҗит – журналлар алдырды.

    7 нче сыйныфта укыган чагымда, район газетасы каршында эшләп килүче “Алтын каләм” түгәрәгенә йөри башладым. Атнасына бер үткәрелүче әлеге түгәрәктә Рәсимә апа Гарифуллина безне нинди генә жанрларда иҗат итәргә өйрәтмәде. Күп кенә шигырьләрем, очерклар, нәсерләр нәкъ менә шушы вакытларда иҗат ителде. Әлеге түгәрәккә йөрүем миңа бик күп нәрсә бирде, иҗатта бер баскычка күтәрелүем дә шушы түгәрәккә йөргән чакларга туры килә торгандыр, мөгаен. Газетага җибәрәсе язмаларымны иң беренче татар теле һәм әдәбияты укытучыларым Гөлүсә апа белән Тәнзилә апа карап чыга, вакыт табып, килешсез җирләрен килештереп, акыллы киңәшләрен бирәләр иде. Сыйныф җитәкчем Диләрә Фаризовна матбугатта басылып чыккан һәр язмамны мактап, мине үсендереп торды.

    11 нче сыйныфны тәмамлаган җәйне миңа “Борис Полевой” теплоходында “Алтын каләм – 2002” фестивале кысаларында Идел буйлап бер атналык сәяхәткә чыгу насыйп булды. Көне – төне мәкаләләр язу, газеталар чыгару, яңа дуслар табу – барысы да шул елларның матур бер истәлеге булып, күңел түрләрендә саклана.

    Аннан инде студент тормышы, тулай торак... Көтмәгәндә, кеше итәсе ике баласын ятим, әниемне тол калдырып, әтиебез үлеп китте. Эшсезлек хуҗа булган авылда сыңар канат калган әниебезгә рәхәт булмагандыр. Ике баланы укытырга, киендерергә ,ашатырга кирәк. Шул авыр көннәрнең берсендә, энем, әнием белән икебезне каршысына утыртты да: “Апай, син укырга, танылырга тиеш. Мин хәзер әти урынына калган кеше. Эшкә китәм”, - диде. Ул чакларда 18 яшьлек энемнең нинди төпле, акыллы сүзләр әйтеп ,безне юата алуына вакыт үткән саен сокланып, горурланып, сөенеп утырам мин. Белмим, ул чакларда энемнең ярдәме булмаса ,мин бүгенге дәрәҗәгә ирешә дә алмаган булыр идем, бәлки.

     Студент елларында Миңназыйм Сәфәров мөхәррирлек иткән “Ватаным Татарстан” газетасында практика үтүем дә, язмаларымның күп кенә матбугат чыганакларында бастырылуы , республикакүләм бәйгеләрдә катнашып , җиңүләр яулавым – болар барысы эзсез калмагандыр.

   Шәхсән, мин үземне зур бер  язучы дип санамыйм. Әмма дә ләкин, минем иҗатым күренекле язучылар, иҗат кешеләре  тарафыннан югары бәяләнеп, укучылар әсәрләремне көтеп алып, яратып укыйлар, редакция  мине әлеге премиягә лаеклы дип тапкан икән, мин үземне бүгенге көндә үз халкым ,укучыларым алдында ниндидер уңышка ирешкәнмендер дип саныйм. Шәхсән үземне әлеге премиягә ия булуымны иҗатымдагы яңа күтәрелеш, бәхет дип бәялим. Бу инде, әлбәттә, күңелгә бәхет һәм шатлык кына биреп калмый, җаваплылык та өсти, тагын да канатланып иҗат итәргә илһам бирә. Әлеге премиягә лаек булуым белән мин, иҗатымны күреп, югары бәяләгән “Авыл офыклары” баш мөхәррире Вазыйх Фатыйховка, әти – әниемә, укучыларыма һәм укытучыларыма рәхмәтлемен. Киләчәктә дә бергә булыйк!

 

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Кадыйр Сибгатуллин исемендәге премия лауреаты


Ria.city
Загрузка...

Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net