“Игелекле Татарстан” акциясе дәвам итә
“Язгы игелек кылу атнасы” # ИГЕЛЕКЛЕ ТАТАРСТАН” акциясе дәвам итә. Зәй “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгече һәм “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте игелекле гамәлдән читтә калмадылар, “Изгелек кылу көне”дип исемләнгән акция оештырдылар. Волонтерлар караучысыз калган әби-бабайлар һәм өлкән кешеләрнең фатирларын җыештырдылар: идән һәм тәрәзәләр юдылар, тузан сөрттеләр. Гөлия Камалиева, социаль мәсьәләләр буенча белгеч