Ветераннар укучылар белән очраша
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы алды көннәре белән яшибез. Зәй җәмәгатьчелеге аны колачлы итеп оештырырга әзерләнә. Бүгенге көндә шәһәребез мәктәпләрендә ветераннар советы инициативасы белән сугыш ветераннарының мәктәп укучылары белән очрашлары үткәрелә. 20 апрельдә шундый очрашу 6нчы мәктәп укучылары белән булды. Очрашуга Анна Ивановна Моисеева килгән иде.
Анна Ивановна 1941 елда сугышка 18 яше тулгач китә. Ул анда снайпер булып хезмәт итә, Берлинга кадәр барып җитә. Хәтта Рейхстаг диварына үз имзасын куеп калдыра. Сугыштан соң ул 40 елдан артык район хастаханәсендә эшли һәм аннан лаеклы ялга чыга. Музейга экспонатлар җыйганда ул беренчеләрдән булып әлеге эшкә алына һәм музей оештыручыларның иң активы була. Аның күкрәген орден-медальләр бизи. Анна Ивановна очрашуда укучыларның күп санлы сорауларына җавап бирде.