Әлки районының туган якны өйрәнү музеенда Ачык ишекләр көне узды
12 апрель– Космонавтика көнендә С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеенда ачык ишекләр көне үткәрелде.
Бу көнне йөздән артык кеше космонавтикага багышланган яңартылган экспозиция белән таныша алды. Музейда “Татарстан-Яңа гасыр” телекомпаниясе журналистлары да булып китте. Музей турындагы сюжет “Семь дней” тапшыруында 17 апрельдә 18.30 һәм 21.00 сәгатьләрдә һәм 18 апрельдә 13.00 сәгатьтә күрсәтеләчәк. Ә “Элита Татарстана” җурналының апрель санында районыбыз музее хакында якташыбыз Анатолий Самаркинның “Музей номер один” дигән мәкаләсе басылды.