Россиянең хәрби вертолеты һәлакәткә очраган
Россиянең хәрби вертолеты "Төнге аучы" Ми-28Н Сүриянең Хомс шәһәре өстендә һәлакәткә очрый.
Экипаждагы ике кеше дә һәлак булган.
Вертолет бәреп төшерелмәгән, әлегә билгесез сәбәпләр аркасында һәлакәткә очраган, дип хәбәр итә Риа Новости.