Өч айда Зәй районы юлларында 19 һаләкәт теркәлгән
Кышкы чордан соң юлларның тәртипкә китерелеше, юл билгеләрен сызу буенча эшкә тоткарлыклар тудырмау, юл һаләкәтләре китереп чыгарырдай сәбәпләрне бетерү турындагы мәсьәләләр бүген видеоконференция режимында үткән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча республика комиссиясе утырышында каралды. Республика юлларында агымдагы елның өч аенда 1009 юл һаләкәте теркәлеп, аларда 75 кеше үлгән, 1271 кеше тән җәрәхәте алган. 2015 елның шушы чоры белән чагыштырганда һаләкәтләр саны 47 гә арткан. Безнең Зәй районы буенча караганда да хәлләр шактый кискен тора. Өч ай эчендә район юлларында 19 авария теркәлеп, аларда 6 кешенең үлүе, 24 кешенең тән җәрәхәте алуы исәпкә алынган. Узган ел исә бу вакытта 9 һаләкәттә 3 кеше үлеме, 9 кешенең яралануы теркәлгән булган.
- Күпчелек юл һаләкәтләре, төгәл итеп әйткәндә 89 % аварияләр районда машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыкты, җәяүлеләр гаебе белән булган һаләкәтләр 11 % ны тәшкил итә. Транспорт чаралары белән идарә итүчеләр тарафыннан тизлек режимын бозу очраклары торган саен арта бара. 2014 елда безнең хезмәткәрләр 7838 машина йөртүчегә тизлек режимын бозган өчен беркетмә төзесә, 2015 елда ул 14360 булды. Шуңа да юлларда сак йөрүгә игътибарлы булуны арттыру мөһим, - ди район ЮХИДИ бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча үтәүче Әзһәр Галимов.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Байрашев юлдагы иминлек өчен мөһим булган барлык проблемаларны да үз вакытында чишү таләбен куйды.