Зәйдә иҗтимагый совет утырышы социаль мәсьәләләрне карады
Зәйдә иҗтимагый советның яңа составы катнашында беренче утырыш үтте. Анда көн тәртибендә балигъ булмаганнар арасында тискәре күренешләрне кисәтү, имин булмаган гаиләләр белән эшләү һәм эшсезлек проблемасын киметүгә юнәлдерелгән үтемле чараларны карау кебек мәсьәләләр каралды.
Балигъ булмаганнар белән эшләү, аларның хокукларын яклау комиссиясе сәркатибе Альмира Галләмова, профилактика субъектларының бердәм, нәтиҗәле эшләве сәбәпле, агымдагы елда спиртлы эчемлекләр куллану буенча яшүсмерләр арасында хокук бозу очракларының кимүен билгеләде. 2014 елның шушы чорына комиссия тарафыннан спиртлы эчемлек кулланган өчен 13 яшүсмергә закон таләбе кулланылган булса, 2015тә ул - 7, ә агымдагы елның беренче кварталында - 3 очрак. Ә менә суицидка барырга теләгән яшүсмерләрнең булуы - нык борчулы проблема, Альмира Галләмова әйтүенчә, ул имин булмаган, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар арасында күзәтелә. Моңа юл куймас өчен бигрәк тә имтиханнар якынлашкан чорларда яшүсмерләргә үтә игътибарлы булу кирәклеге ассызыкланды.
Эшсезлек мәсьәләсенә килгәндә, иҗтимагый совет әгъзалары физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен эш урыннары булдыру, аларга предприятиеләрдә уңайлыклар тудырылу белән кызыксындылар. Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлчәчәк Фаршатова, инвалидларның эшкә мөнәсәбәтенә зур игътибар бирелүен белдереп, аерым дәлил дә китерде. Мәсәлән, мәшгульлек үзәге аша шикәр заводына эшкә урнашкан бер физик мөмкинлеге чикләнгән кешене соңрак завод җитәкчелеге хезмәткә яхшы мөнәсәбәттә булуын күреп, операция чыгымнарын да күтәргән, алга таба биредә эшләвен көтеп алган.
Утырышта катнашкан район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, фикер алышуларда мөһим социаль мәсьәләләр күтәрелүен искәртеп, алга таба проблемаларны чишү өчен нинди тәкъдимнәр булуын конкрет билгеләү, һәркемнән аларны хәл итүгә өлеш кертү кирәклеген әйтте.