Зәй музеенда Космонавтика көнен билгеләп үттеләр
55 ел элек Җир шарында миллионлаган кеше беренче мәртәбә Гагарин фамилиясен ишеткән. 1961елның 12 апрелендә 10 сәгать тулып ике минут киткәч, галәм киңлегенә кеше очуы турында ТАСС хәбәре яңгырый. Галәмнең серлелеге, беренче космонавтлар, космик корабльләр, легендар Чернушка безне вакыт машинасында 1961 елга алып китә.
12 апрельдә Космонавтика көне уңаеннан Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда “Галәмне яулау” һәм “Космостан туры Зәйгә” дип аталган чара оештырылды. Аңа төрле буын вәкилләре җыелды. Галәмне яулауның үзенчәлекләре, аның өстенлекләре турында шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина сөйләде. Чернушка кушаматлы эт белән “Восток” корабленең Иске Тәкмәк басуына төшүенең шаһиты Михаил Егров хатирәләре белән уртаклашты. Очрашу ахырында планета һәм йолдызлар серле дөньясы турында Зәй районында төшерлегән, 2012 елда Казан киностудиясе тарафыннан монтажланган “Космонавт Чернушка” документаль фильмы күрсәтелде.
Светлана Долгова, Зәй туган як тарихын өйрәнү музее өлкән хезмәткәре.