Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


“Рубин” һәм Чалый аутсайдерны да җиңә алмый (ФОТО, ВИДЕО)

Казан футбол җанатарларының тагын кәефе кырылды. “Рубин” “Казан Арена” стадионына җыелган 11 меңнән артык үз тамашачысы алдында Россия футбол Премьер-лигасының ул көнгә булган аутсайдеры – Саранскиның “Мордовия” командасын ота алмады – 1:1. Казан клубы тарихына үзгәрешләр керткән элеккеге җиңелү өчен үч аласы урында, үзебездән үч алучылар да булды.

“Рубин” (Казан) – “Мордовия” (Саранск) – 1:1 (0:1). Голлар: Карадениз, 65 – Мөхәммәтшин, 18.
“Рубин”ның составы: Рыжиков, Котуньо, Бергстрём, Кверквелия, Кузьмин, Оздоев, Камболов (Цакташ, 53), Ткачук (Карадениз, 46), Канунников, Девич, Портнягин.

Безнең егет


Бу сезонның беренче әйләнешендәге матч узган елның 30 августында Саранскидагы стадион начар хәлдә булганлыктан Самарада үткәрелгән иде. Ул вакытта казанлылар 1:2 исәбе белән оттырды. Моңа уенның 33 нче минутында капкачы Сергей Рыжиковның куып чыгарылуы да тәэсир итте кебек – күпме генә тырышсалар да, ул вакытта казанлылар исәпне тигезли алмаган иде. Берничә көннән Россия футбол берлегенең Контроль-дисциплинар комитеты капкачының уеннан хаксызга куылуын белдерде. Әмма әлеге җиңелү баш тренер Ринат Билалетдиновның командадан куылуына китерде.

 

 

Әлеге уенны юкка гына искә алмадык. Ул чакта “Рубин”ның уңышсызлыгына бер уенчы зур өлеш кертте кебек. Хәер, сүзне тәртибе белән башлыйк әле.


Мордовиядә безгә яхшы таныш футболчы – Руслан Мөхәммәтшин уйный. Соңгы вакытларда “Рубин”га каршы уенда өстәмә дәрт белән чыга кебек ул. Шулай булмый ни, сиңа ышанычларын югалтып, башка командага озаталар икән, үч аласы гына килеп торадыр ул. Ә Руслан белән нәкъ шулай эшләделәр.


“Рубин”да бүген бердәнбер дип әйтерлек Казан егете Эльмир Нәбиуллин уйнамаса, Руслан Мөхәммәтшин Казан җанатарлары өчен “Рубин”ның тулы составына караганда да кадерлерәк, дип әйтеп булыр иде. Казан футбол мәктәбендә чыныгу алган, үз вакытында хәтта чын-чынлап баскетбол белән җенләнгән уенчыны үзебезнеке дип әйтергә була. Миңа игътибар итегез, дигән кебек Русланның “Мордовия” составында “Рубин” капкасына 2012-2013 елгы сезонда гол керткәнен яхшы хәтерлибез. Шуннан аны Казан клубы үзенә алды. Әмма 8 матчта уенга чыгып бер тапкыр уңышка ирешкән һөҗүмченең Казандагы карьерасына Ринат Билалетдинов килгәч нокта куелды. Һәм Руслан әлеге остаздан үчен алды: 30 август – республика көнендәге уенда “Рубин” капкасына үзе дә гол кертте, Рыжиковның куып чыгарылуына да сәбәпче булды, пенальти да эшләде.


Әйтәсе сүзе моның белән генә дә бетмәгән икән әле. Кичәге уенда Руслан Мөхәммәтшин исеме “Казан Арена”да кабат гол кертүче буларак яңгырады. “Тамашачы мине карарга килде бүген, – дип елмайды Руслан үзе. – “Рубин”да кемгә көч бирсен инде алар?..”

 

Чалый аклана


Казандагы уенны бер минутлык тынлык – Ростов-на-Дону шәһәрендәге авиаһәлакәттә вафат булучыларны искә алу белән башладылар.


“Рубин” футболчыларының матч башланыр алдыннан ак киемнән булуы игътибарны җәлеп итте. Команданың “Йөрәгеңне сакла” хәйрия проектын башлап җибәрүен аңлата иде бу. Футбол клубы шул рәвешле Русфонд белән берлектә Россия чемпионаты ахырына якынлашканчы акциянең өч этабын уздырачак. Хәйрия проекты Русфондта теркәлгән җитди авырулары булган сабыйларга ярдәм йөзеннән уздырыла. “Рубин” – “Мордовия” матчы вакытында финанс ярдәм җыю булачагы да алдан игълан ителде. Барлык акчалар да ике яшьлек Мирон Исматовны дәвалауга тотылачак: ул тумыштан йөрәк өянәге белән авырый. Мироннан кала Татарстан башкаласы клубы хәйрия фондының ярдәмгә мохтаҗлар исемлегендә торучы тагын ике сабыйга ярдәм итәчәк икән. Ә бу көнне тупка символик беренче тибү мөмкинлеген футбол кыры уртасына команда капитаны Олег Кузьмин җитәкләп алып чыккан Эльвин Алиевка бирделәр. Вакытында ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә ул авыруын җиңә алган.

 

Клубка яңа җитәкчелек килгәннән соң тамашачылар белән эшләү, акция, төрле чаралар үткәрү күзгә ташлана анысы. Уенда гына үзгәрешләр юк. Кышкы тәнәфес уңаеннан состав сизелерлек ныгытылган команда белән Валерий Чалый идарә итә алмыймы, әллә бар осталыгы шушымы, әллә инде турнир баскычында күтәрелеп булмаячагын аңлаган уенчылар сезон азагын көтәме?


– Һәр команда очко өчен уйный. Чемпионат азагына якынлаша, көрәш кыза, турнир таблицасының азагында да, уртасында да көчсез командалар  юк. “Мордовия” шуны исбатлады, – дип акланачак Рубин”ның баш тренерыВалерий Чалый азактан.


Уен барышында стадион дикторы матчны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тамаша кылуын да җиткерде. Сирәк күренеш. Ринат Билалетдиновка чемоданын җыю өчен Президентның футболны телевизордан каравы да җиткән иде. Димәк, җиңелмәскә кирәк! Валерий Чалыйның төп максаты шул булгандыр. Үч иткәндәй, “Рубин” беренче таймда көндәшләр капкасы каршында әллә ни мөмкинлекләр дә тудырмады. Ә Казан тамашачысы Руслан Мөхәммәтшинны алкышлады – 0:1.
 
Бер генә Карадениз аз – тагын берничә кирәк


Икенче тайм башыннан ук 36 яшьлек Гекдениз Карадениз уенга чыкты. Чыкты да, үзен хаксыз рәвештә запаста утыртуларын исбатлап, исәпне тигезли алды. Уен башыннан ук ике һөҗүмче – Марко Девич белән Игорь Портнягинга йөз тоту гына нәтиҗә бирми, тәҗрибә һәм осталык та кирәк дип әйтүе иде бу төрекнең. “Рубин” җиңгән дә булыр иде, бәлки. Бездә тагын берничә Карадениз булмау, ә көндәшләрдә Мөхәммәтшин уйнау комачау итте. Хәер, ике команда да риза калды кебек.: “Мордовия” төптән күтәрелсә, “Рубин” урыныннан тәгәрәмәде.


 

3 апрельдә “Рубин” читтә “Локомотив” белән уйный. Әлеге уенга Караденизны, һичшиксез, чыгарырга туры киләчәк. Чөнки команда әйдаманнарының тагын берсе – Олег Кузьмин сезонда сигезенче “сары карточка”сын алу аркасында әлеге уенда катнаша алмаячак.


– Караденизның алга таба уенга чыгу-чыкмавы үзеннән тора, – диде Валерий Чалый. – Ул барлык җыеннарда да диярлек катнаша алмады. Әмма ул үзлегеннән шөгыльләнә. Көтәбез һәм өметләнәбез. Бу уенда, мәсәлән, уенны көчәйтү өчен аны чыгардык һәм ул гол кертте. Димәк, дөрес карар кабул иткәнбез.


...Кабул ителгән карарларның дөреслеге нәтиҗәдә чагылыш таба. Ринат Билалетдинов җитәкләгән “Рубин” җиңелә башлагач, Корбан Бердыевны кайтаруны сорап кычкыручылар ишетелгәли иде. Бу юлы Ринат Билалетдиновны сагынып кычкыргалаучылар булды. Барысына да нәтиҗә сәбәпче.

 

http://intertat.ru/tt/sport-tt/item/55476


Загрузка...

Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net