Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Күңелендә милли рух

Кайвакыт алдыңгы, эшлекле кешеләр турында укыгач, минем дә күңел алгысып куя. Безнең арада да  шундый тыңгысыз җанлы, эшкә ашкынып тора торган күркәм кешеләр яши бит, күпләр өчен үрнәк бит алар, дим.

Низамова Наилә Биҗановнаны – “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”  исеменә лаек булган укытучыны, Татарстанның кайсы төбәгендә генә белмиләр икән. Чын педагог, әйбәт методист, яхшы кеше, өлкән иптәш-менә ничек беләбез без аны. Чыннан да, ешрак аралашкан саен, Наилә ханымның үз эшенә җаны- тәне белән бирелгән кеше булуына ышанасың.

Наилә ханым урта мәктәпне тәмамлагач, Алабуга мәдәният училищесында белем ала, аннары читтән торып Алабуга педагогия интститутын тәмамлый.

Хәзер дә, Алабуга мәдәнят һәм сәнгать көллиятендә “Сәхнә теле”, “Режиссура” “Грим” дәресләрен укыта. Ул гомере буена туган телебезгә гашыйк, һәм укучыларга да аның матурлыгын, тыйнаклыгын, сафлылыгын, көчен аңлатырга, телебезне саклап калырга, үстерергә, баетырга кирәклеген төшендерегә тырыша. Әле генә аның укучылары  Чаллы шәһәрендә  төбәкара  татар яшьләре фестивале “Халкым чишмәсе” (3нче урын), Казанда  Идел буе  төбәкара  67 уку йортыннан килгән студентлар арасында үткән халкымның “Милли хәзинә” фестивалләрендә 2 нче урынга лаек булдылар.  Аның өчен иң мөһиме, көллиятебезне тәмамлап мөстәкыйль тормыш юлына аяк баскач, аларда башкалар белән эшли алырлык көч һәм ышаныч тәрбияләү зарур.

Никадәр генә “эш” дип янса да, укытучының дөньясы укыту белән генә чикләнми. Наилә ханым өчен, тагын бер мөһим нәрсә – ул рухыбызны саклап калу, аны киләчәк буыннарга җиткерү, онытылып барган гореф – гадәтләребезне, йола – бәйрәмнәребезне кайтару, яңарту. Әби – бабаларыбызның мирасы: онытылып беткән калфакларыбыз, чыңлавы җаныбызда гына сакланган чулпы тәнкәләребез, әкият итеп сөйләргә генә калган  бишек җырларыбыз, кыңгыраулы туй дугаларын бизәгән, сабантуе колга – баганаларында җилфердәгән, инде сандык төпләрендә саргая башлаган сөлге – тастымалларыбызны, төрле фольклор – кичәләр, йола – бәйрәмнәр аша халкыбызга кайтарырга тырыша.  Рухи мирасыбызны, гореф – гадәтләребезне, янә торгызырга, әлбәттә илебездәге үзгәртеп -  коруларның   да  йогынтысы шактый зур булды. Шәһәребездә инде 1990 нчы елдан башлап, “Сабантуй җыены”, бәетләр- мөнәҗәтләр кичәләре, “Нәүрүз”, “Рамазан гаете” бәйрәмнәре үткәрелеп килә. Ә быел “Мәүлид аена” багышлап мәҗлес – кичә дә оештырылды. Бу бәйрәмнәрнең сценарийларын Наилә Биҗановна үзе яза, үзе сәхнәләштерә дә. Ул сәхнәләштергән, инсценировкалаган әсәрләрне   каравы да күңелле. Наилә ханым укучыларын һәр образны үз хыялында үзенчә тудырырга, алар булып сөйләшергә, сөенечләренә сөенеп, көенечләренә көенеп, алар булып яшәргә, уйнарга өйрәтә.  Аның фикеренчә, һәр образ кешенең рухын баета, зиһенен арттыра, күңелләрен сафландыра.

Үзендә артык җаваплылык тойгангамы, - эшемдә  хата җибәрмим, җитәкчеләр алдында йөзем кызармасын, минем аркада кыен хәлгә калмасыннар, - дип эшләгәнгә күрәме, ул уздырган чаралар, һәрчак уңышлы була. Татар телен, татар мәдәниятын кайгыртып башкарылган һәр эше, мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучылары һәм студентлары белән тыгыз бәйләнештә алып барыла. Менә шулай итеп, яңа рухлы яшьләребез тәрбияләнә.

Дистәгә якын ел Наилә ханым, Казан шәһәренең К. Тинчурин исемендәге театрында артист булып эшли. Ул тудырган образлар күпләрнең күңелләрендә якты истәлек булып саклана. Аннары әле ул, шигырь уку сәнгатенә гашыйк кеше. Аның күп кенә конкурсларда катнашып призлы урыннар алганы бар. Шәһәребездә узган концерт – тамашалар да, аның катнашыннан башка узмый диярлек. Ул башкарган “Сөембикә” бәете, М.Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен бер тамашачы да күз яшен чыгармыйча тыңлый алмый.  Бу өлкәдә, аңа тиңнәр аз булыр.

Әле күптән түгел генә “Ел хатын – кызы” республика конкурсының зональ  өлешендә “Өлкән яшьтәгеләр” номинациясендә җиңүче дип танылды.

Ә гаилә мәсьәләсенә килгәндә... Ә нишләп кеше җиңел яшәргә тиеш әле?. Тормыш тулы булсын, милләтебез язмышын кайгырткан уй – хыяллар, гамь – мәшәкатләр, күп сөенечләр һәм бихисап көенечләр... Тыңгысыз Наилә ханым күңеленә бу тойгыларың барысы да сыйган. Алар аны даими борчып, дулкынландырып, өзлексез хезмәткә әйдәп торалар. Ифрат авыр, әмма гаҗаеп игелекле хезмәткә!

 Фәридә ХӘБИБРАХМАНОВА





Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net