Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Замана әбисе (хикәя)

Тормышның ачысын-төчесен, ачлыкны, ялангачлыкны күп татыган Галия әби бүгенге муллыкка гаҗәпләнеп бетә алмый.

-Эх, яшьләй вафат булган картымны кире кайтарасы иде дә, кибетләрдә йөртәсе иде. Шаккатып карап торыр иде, - дияргә ярата ул.

 Әйе, кибетләрдә әйбер тулып  ята. Кайсысының нәрсәгә кирәк икәнен дә белеп бетереп булмый. Идәнне тузансуыртгыч белән чистарталар. Керне машина юа. Ә итне электр  ит турагычы ваклый. Менә хәзер Галия әбинең өенә газ кертәбез, диделәр.

-Керттермим, - дип кырт кисте әби. - Керосинкам яшәсен, мичем яшәсен. Мичкә утын ягасың да,  көлен бакчага чыгарып сибәсең. Менә дигән ашлама була. Газ керсә, көл дә булмый икән бит.

Газ оешмасыннан егетләр килде. Аларның: “Әби, өй стенасын тишәргә кирәк, торба сузасы була бит“, - дигән сүзләренә каршы әби күтәрелеп бәрелде:

-Тиштерермен мин сезгә өйне, көтеп торыгыз. Барыгыз, бар, үз юлыгызда булыгыз.

Егетләргә чыгып китүдән башка чара калмады.

Азрак тынычлангач, Галия әби керосинкасына йомырка пешерергә куйды да, кәҗәсен саварга чыгып китте. Кәҗәсен саугач, күрше карчыгы белән шактый сөйләшеп торды. Ниндидер шарт-шорт иткән тавышка йөгереп өенә керсә, керосинкага куйган савытта су бетеп, йомыркалар шарт-шорт килеп, түшәмгә атылып, бөтен идәнгә чәчелгәннәр иде.

-И, Ходаем, бу хәтер дигәнең, - дип зарлана-зарлана ул  көйгән кәстрүлен агартты. Чәчелгән йомыркаларын җыеп, тавыкларына чыгарып салды. -  Йомыркаларны ашап булмады, аш салыйм булмаса. Ашы шактый кайнагач, ярма белән бәрәңге салды да, бакчага чүп утарга чыгып китте. Бер түтәл утады, икене. Аш куйганы исенә төшеп өенә керсә, ашы ташып беткән иде.

- И-и, нишләдем соң мин? - диеп куйды ул. - Гомер буе тамагымны туйдырган керосинкам кәҗәләнә башлады бит.

Ә икенче көнне тагын да хәтәррәге булды: керосинкасына ут капты. Ярый әле якында гына чөйгә эленгән иске бишмәте бар иде. Шуның белән  керосинканы каплады да куйды. Ут дигәнең шул арада сүнде.

 - И, Ходаем, картаймыш көнеңдә әллә ниләр күрерсең әле.

Ә беркөнне әби өйләренә газ кергән туганнарына кунакка китте. Ул аларда шактый  утырды. Шул арада газ  плитәсе өстендә аш пешеп чыкты, чәе дә кайнады.

- Күр әле, моның исе дә юк икән бит. Ә керосинканың исе бөтен өйгә тарала. Миңа да газ керттерми булмас.

Икенче көнне ул авыл советына китте.

- Иртәгә үк газ малайларыгызны минем өйгә җибәрегез. Газ кертмичә булмый.

- Белмим инде, Галия әби,  сиңа кабат килерләр микән? Куып чыгаргансың түгелме соң? – дигән булып, әбигә сиздерми генә көлеп алды авыл советы сәркатибе дигәнең. - Ярар, әйтеп карармын.

Ике айдан Галия әби газлы булды.

- Газ кергәч, тәрәзә челтәрләре дә бик саргаймый икән. Мичкә дә ягасы юк. Көл дә аласы юк, эше дә кимеде. И-и, рәхәткә чыктым да инде, - дип, очраган бер кешегә әйтә барды. Ә көйсезләнгән керосинкасын агартып, кирәге чыкмый калмас әле дип, хәстәрләп алып куйды.

Ә бер юбилеенда туганнары аңа автомат кер юу машинасы бүләк иттеләр.

- Монысы тагын нәрсә була инде? – дип гаҗәпләнеп сорады ул.

- Керләреңне, порошогыңны саласың да, үзе юа, үзе чайкый, үзе киптерә дигәндәй, менә шундый машина ул.

- И, балакайларым, ак керләремне газ өстендә чиләктә кайнатам, караларын кул белән юам. Миңа нигә  инде ул?

- Газ кергәч, рәхәт булдымы? Менә бу машина да шундый җайлы нәрсә инде.

 Икенче көнне туганнан-туганының улы, машинаны көйләп, ничек эшләтәсен аңлатып китте. Нәкъ ул аңлатканча Галия әби керләрен юып алды.

- Күр әле, нинди җайлы машина икән бит. Инде күптән аласы булган икән, - дип, ул туганнарына кат-кат рәхмәт укыды.

 Бервакыт Галия әби чирләп китте. Дәваханәгә ятарга куштылар.

Ул анда үзенә кирәк булган тагын бер ачыш ясады. Янында ятучы хатынга өчпочмак китергәннәр иде. Ул аларны җылытыр өчен ниндидер калай тартмага тыкты. Өчпочмак дигәнең ә дигәнче җылынды да куйды.

- Ә монысы нинди галәмәт була тагын?

- Галия әби, бу микродулкынлы мич диеп атала. Менә шундый җайлы мич ул.

Туганнан-туганының малае  хәл белергә килгәч, Галия әби төртә-төртә теге гаҗәеп мичне күрсәтте.

- Улым, монысының газы да юк икән бит, ә үзе җылыта, - дип гаҗәпләнүен белдерде. - Исән-сау терелеп кайта алсам, миңа да алып бирерсез, яме. Бик җайлы әйбер икән бит. Аңа җитәрлек кенә акчам да бар.

Дәваханәдә озак ятмады ул. Ун көннән кайтып китте. Теге калай тартма  дигән мичне дә алдырды. Шушы дулкынлы мичне күрсәтергә дип, күрше карчыгын да чакырды.

- Менә монысына бассаң, бозланып каткан итне 2-3 минутта җебетә икән. Ә менә бу кнопкага бассаң, мич бәрәңгесе  унбиш минутта пешә, - дип, күршесен шаккаттырды.

- Ә беләсеңме? - диде күрше әби. - Минем уң яктагы күршем Румия кечкенә тегермән алган. Ә дигәнче  ашлыкны тартып бирә икән.

- Булмас,- диде Галия әби. - Тегермән кечкенә булмый. Үзем кереп карамыйча, синең сүзгә бик ышанасы килми.

Ул тегермән карарга кереп китте. Румия аңа катнаш азык чыгарып күрсәтте.

-Алла боерса, монысын да алам. Җәй көне чебиләремә үзем ашлык ваклатырмын. Ул, ахыргы акчасын алып, күрше иргә кертеп бирде. “Тегермән алып кайтып бирерсең, яме”, - диде.

 Менә шулай итеп, газ кертмим диеп тарткалашып яткан Галия әби заманча карчыкка әйләнде дә куйды.

 

http://www.kukmor-rt.ru/tt/hbrl/item/18238-zamana-%D3%99bise-hik%D3%99ya.html

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net